Мөслим-информ

Авылым тарихы. Сөякәй

Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).

Сөякәй авылы район үзәгеннән көнчыгышка таба 34 километр ераклыкта Калмыя елгасы буена урнашкан. Авыл турындагы беренче мәгълүматлар 1795 елга карый. Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” (ярат) һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).

1861 елга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннарына, башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Сөякәйлеләр, нигездә, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли. Егерменче гасыр башында авыл общинасының җир иманасы 1467,5 десятинә тәшкил итә.

1859нчы елның 12 февралендә ревизия барышында авылда 33 хуҗалык исәпләнә. Шулардан өчесе – типтәрләр, 30ы – башкортлар. Авылда унтер-офицер Фәтхулла Гобәев, үрәтник Имангол Исмәгыйлев, указлы мулла Мостафа Яркәев яши. Авыл халкы тулысынча диярлек надан була.

1929 елда Сөякәйдә “Марс” колхозы төзелә (Бәкәбез авылы белән берлектә). Беренче рәисе – Бәкәбез авылы кешесе Нурлыгаян Исмәгыйлев. Көз көне күмәк хуҗалык таркала. Шушы елда көчле янгын ярты авылны юк итә. Ни хикмәт, ут Гыйльфанетдин мулла йорты янында туктап кала.

1930 елда авылда “Салкын чишмә” колхозы төзелә. Аның беренче рәисе Шәйхерази Гыймазетдинов була. 1952 елда хуҗалык, Бәкәбез авылындагы “Марс” колхозы белән берләшеп, “Салкын чишмә” исемен ала, 1958 елда Р. Исмәгыйлев исемендәге колхоз белән берләшә һәм М. Горький исемен ала.

1991 елда авыл – “Салкын чишмә” колхозы, 1995 елда “Игенче” күмәк хуҗалыгы, 1999 елда –  ачык типтагы “Вамин-Татарстан” акционерлык җәмгыяте, 2016 елда җаваплылыгы чикләнгән “Ык” агрофирмасы” җәмгыяте составына керә. Хуҗалык игенчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1816 елда авылда 55 ир-ат исәпләнә. 1859 елда бу сан 182гә җитә. 1870 елда – 224, 1884 елда – 364, 1913 елда авылда ир-атлардан 645 кеше яши. 1920 елдан бу санның кимүе күзәтелә (558). 1938 елда 435 ир-ат булса, 1949 елда 368гә кала. Егерменче гасырның җитмешенче елларында да халык, шул исәптән көчле затлар,саны кимүе күзәтелә: 1970 елда ир-атлар саны 348 булса, 1979да бу сан 262гә кала. 2010 елда Сөякәйдә ир-атлардан 130 кеше яшәгән булса, 2017 ел мәгълүматлары буенча аларның саны нибары 58не тәшкил итә.  

1920 елга кадәр Сөякәй Уфа губерниясе Минзәлә өязе Әмәкәй волостенә кергән. 1920 елдан – Татарстан АССР Минзәлә кантоны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман районы, 1965нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районына керә. Бүгенге көндә авыл –  Октябрь авыл җирлеге составында.

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Фото-туган якны өйрәнү музееннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: