Мөслим-информ

Авылым тарихы. Олы Чакмак

Олы Чакмак – Ык елгасы буенда, Мөслимнән көньякка таба 11 километр ераклыкта урнашкан авыл. Тарихи чыганакларда 1795 елдан искә алына. Революциягә кадәр булган чыганакларда шулай ук Яңа Чакмак авылы дип искә алына. XVIII-XIX гасырларда халкы башкорт-вотчинникларга, типтәрләргә һәм дәүләт крестьяннарына бүленә. Бу чорда авыл халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1830 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет һәм мәдрәсә эшли. 1894 елда сәүдәгәр Хәлфиннарның финанс ярдәме белән хәзрәт К. А. Фәйзуллин бер катлы яңа таш бина сала, 1906 елда тагын бер бина (астагы рәсемдә) төзелә (сакланган, түбәсе юк, җимерелә). 1981 елга кадәр бинада мәктәп урнашкан була; тарихи-мәдәни мирас һәйкәле. XIX-XX гасырлар чигендә әлеге мәдрәсә Уфа губернасында мөселман мәгарифенең абруйлы үзәкләренең берсе була. Аның шәкертләре арасында танылган татар-башкорт шагыйре Гали Чокрый да бар. XX гасыр башында мәдрәсәдә 200ләп шәкерт укый. Ул чорда авылда ике мәчет, мәдрәсә, мәктәп эшли. Авыл общинасының җир кишәрлеге 5204 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Яңа Шуган волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында була. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан – Мөслим районы составында. Бүгенге көндә Олы Чакмак авыл җирлеге үзәге булып тора.
1930 елда авылда “Кызыл төбәк” күмәк коллективы оеша. 1957 елда – “Татарстан”, 1962 елда “Маяк” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан – “Маяк” коллектив предприятиесе. 1998 елдан – АКХ “Маяк”. Бүгенге көндә авыл өлешчә “Намус” агрофирмасына керә. Халык кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1941-1943 елларда авылда Ленинградтан эвакуацияләнгәннәр яши. Совет властенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, соңрак ул җидееллыкка әйләнә (1940 елда яңа бина төзелә). 1981 елда мәктәп яңа бинада эшли башлый. Мәктәптә туган як музее эшли. Олы Чакмак авылында балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә (1922 ел), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), “Олы Чакмак” мәчете (2007 елдан) үз эшчәнлекләрен алып бара. Авыл мәдәният йорты каршында “Асылъяр” хореография коллективы (2011 ел), “Мизгел” театр коллективы (2011 ел) оешкан.
Танылган шәхесләр арасында – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев.
1858 елда Олы Чакмакта 799 кеше яши. 1897 елда – 1483 кеше (Иске Чакмак авылы халкы белән бергә), 1920 елда 1166 кеше яши. Сугыштан соңгы 1949 елда халык саны нибары 877не тәшкил итә. Шуннан соң кими барып, бүгенге көндә авылда 487 кеше яши.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.
Фотолар – музей архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: