Мөслим-информ

Авылым тарихы. Иске Чакмак

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Иске Чакмак авылына  нигез  унсигезенче  гасырда  салынган. Авыл Ык елгасының уң як ярына урнашкан. Район  үзәгеннән  11  километр ераклыкта. Авылның өлкән кешеләре  сөйләве  буенча,  торак пунктка нигезне – Батыргали һәм Тукмакгали исемле кешеләр, икенче чыганаклардан,  Мадьяр  һәм  Әшрәп  исемле туганнар нигез салган. Иске Чакмакның кайбер кешеләре Ык елгасының сул як ярына күченәләр  һәм  анда  элеккеге  мари авылы  урынында Олы Чакмак авылына нигез салалар. Иске Чакмак авылының бай кешеләре дә булган.  Октябрь революциясеннән  соң  аларны авылдан сөргәннәр. 
1929 елда коллективлаштыру шаукымы Иске Чакмакка да килеп җитә. Әмма колхозлар төзү бик авырлык белән бара. Халыкның бер өлеше моңа бик нык каршы тора. Шуңа да карамастан 1931 елга күмәк хуҗалык төзелә, аңа “Биектау” исеме бирелә. 1950 елларда “Биектау” колхозы Фрунзе исемендәге колхоз (Сал. Мухан авылы) белән берләшә. Аннары “Үзәк” совхозы бүлекчәсе булып кала. 
1971  елда  Иске  Чакмак авылы тирәсендә Е.П.Козаков һәм П.Н.Старостина җитәкчелегендә археологик казынулар үткәрелә. Ул вакытта пьянобор культурасының 30 каберлеге табыла. Ул безнең эрага кадәр өченче гасырга карый. 
Бүгенге көндә Иске Чакмакта социаль  мәдәни-көнкүреш биналары юк. Авылда 69 кеше яши,  шуларның 32се –  пенсионер, студентлар – 5 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: