Мослим

Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй

“Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз. 

Әмәкәй авылына нигез салыну турында төрле риваятьләр бар. Күпчелек галимнәр, авылга нигез якынча 1500-1550 елларда салынган, дип фаразлый. Алар фикеренчә, авылның барлыкка килүе Явыз Иван патшалык иткән чорда татарларның мәҗбүри чукындырылуы белән бәйле. Бу чорда, чукынудан качып, татар халкы күпләп көнбатышка таба күченә. Элек авыл зиратында табылган кабер ташлары әлеге версияне раслыйлар – алар шул чор белән даталанган булган. 
Өлкәннәр сөйләвенчә, 500 еллап элек Казанга якын авылдан бу якларга гаиләләре белән ике бертуган – Әмәк белән Сәмәк кача. Алар Калмыя елгасы буенда урнашырга була. Беренче йортны салып, Әмәк гаиләсе авылга нигез сала. Соңрак авылны аның исеме белән Әмәкәй дип атыйлар. Сәмәк исә, абыйсының рөхсәтен алып, гаиләсе белән арырак китә һәм киләчәктә Симәк булачак авылга нигез сала. 
Икенче риваять буенча Әмәкәй авылына нигез салыну тарихы Акай восстаниесе вакытына (1735-1737 еллар) барып тоташа. 
Документаль чыганакларда Әмәкәй авылы башка авыллар белән беррәттән өченче ревизиядә (1762 ел) искә алына. Авыл турындагы мәгълүматлар Емельян Пугачев восстаниесе чоры (1773-1775 еллар) документларында да искә алына. Аларда Пугачев гаскәренә кушылган әмәкәйлеләр хакында әйтелә. 
ХIХ гасыр башында (1811 елда) Әмәкәй авылында бер мәчет эшли. Мулла булып 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов тора. 
1870 нче ел мәгълүматлары буенча шул исемдәге волость үзәге булган Әмәкәй авылында 231 хуҗалык исәпләнә. Аларда 569 ир-ат һәм 592 хатын-кыз яши. Ике мәчет, өч мәктәп эшли. Нәкъ шул чорда Әмәкәй авылы волостьның сәүдә үзәгенә әверелә. Авыл халкы сөйләвенчә, ул чорда Әмәкәйдә базар көннәрендә гөрләп сәүдә барган. 
1913 елда Әмәкәйдә инде 3 мәчет эшли. 
Әмма совет власте урнашу белән мәчетләр хуҗалык биналарына әверелә. 
Беренче уку йортлары – мәдрәсәләр төзелүе вакыты турында төгәл мәгълүматлар юк. 1880 елгы зур янгын вакытында мәдрәсә бинасы, 68 йорт, мәчет, сәүдә биналары юкка чыга. Килгән зыян 2204 сумга бәяләнә (ул чор өчен бу бик зур сумма. Ул вакытта, мәсәлән, бер сыер бәясе 6 сум була). 
1927 елда волость башкарма комитеты указы нигезендә мәктәп өчен агачтан яңа бина салына башлый. Ул 1928 елда беренче укучыларын кабул итә. Директор итеп Данилов фамилияле кеше билгеләнә. Соңрак мәктәп укучылары күмәк хуҗалык оештыруда актив катнаша. 
Бөек Ватан сугышына Әмәкәй авылыннан 380 кеше алына (шуның алтысы – хатын-кыз). 253 кеше һәлак була яисә хәбәрсез югала. 
1970 нче еллар ахырында авылда кирпечтән яңа мәктәп бинасы салына. 
Бүген Әмәкәй авылында 404кеше яши. 
Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова алып бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: