Мөслим-информ

Авылның киләчәге – инициативалы яшьләр кулында

Бу атнада Түбә Табын һәм Мәлләтамак авыл җирлекләрендә үткән җыеннарда район башлыгы Рамил Муллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Табын яклары – цивилизациягә беренчеләрдән ирешкән төбәк. Авылларга терәлеп үк диярлек Яр Чаллы трассасының узуы да үзенә күрә зур уңайлык. Өстәвенә Югары Табын урамы асфальт юлга да районда беренчеләрдән тиенде. Совет чорында төзелгән социаль-көнкүреш биналар да, җитештерү объектлары да (кайберләрен исәпләмәгәндә), капиталь ремонттан соң, әле дә гөрләп эшләп утыра. Инвестордан да бәхете булды бу якларның. Хуҗалыклар, башка төбәкләрдәге кебек бер кулдан икенчесенә күчеп, иза чикмәде, “банкротлык” авырлыгын күрмәде, халкы яртышар ел хезмәт хакы ала алмыйча интекмәде. “Татарстан”, М. Вахитов исемендәге колхозларны үз канаты астына алган “Туган як” агрофирмасы 2003 елдан бирле тотрыклы үсештә. Бүгенге көндә җирлекнең 45 кешесен эш белән тәэмин иткән. Язгы-көзге сезонда агрофирмада эшләүчеләр саны 100гә җитә икән. Түләү үз вакытында һәм канәгатьләнерлек булгач, “текучка” дигәне дә бик сизелми кебек. Җирлектәге 813 пай җиренең 778е – “Туган як” агрофирмасында аренда куллануында. Пай өчен килешүдә каралган арпа һәм саламлата түләү дә, җир салымы өчен акчалата түләү дә вакытында башкарыла. Шуңадырмы, аерылып чыгып, ныклап торып игенчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр юк биредә. Сөт терлекчелеге буенча эшләүче Илсур Шиһапов, Тугаш пайчыларының 200 гектар җирен арендалап, бөртеклеләр һәм печән үстерә анысы. Алары да фермасындагы 100ләп мөгезле эре терлегенә ашату өчен. “Шиһапов” крестьян-фермер хуҗалыгында бүген җирлекнең 3 кешесе эш урыны тапкан. Сезонлы эш вакытында аларның саны 6лап була икән. Җирлектә Яхъя Мөхәмәтдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы да терлекчелек продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә. Моннан тыш өч кеше, дәүләт программасына кереп, мини ферма төзегән, алар 8әр баш савым сыеры асрый. Югары Табында һәм Тугашта күпләп кош-корт үстерүчеләр дә бар.

– Шулай да сездә эшмәкәрлек үсеш алган дип булмый әле. Тойгелде, Баек, Метрәй егетләре үрнәгендә эшләргә кирәк. Читтән килеп, беркем дә җирлекне күтәрмәс. Авылның киләчәге инициативалы яшьләр кулында икәнен онытмагыз, – диде район башлыгы Рамил Муллин Түбән Табын җирлеге җыенында ясаган чыгышында.

Җирлектә халык санын чагыштырмача аз дип булмый. Барлыгы 915 кеше исәптә тора. Аларның 443е – эш яшендәгеләр. Мәктәп яшендәге 81 баланың 30ы – Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә, 50дән артыгы Мөслимгә йөреп укый, көллиятләрдә һөнәр үзләштерә. Югары уку йортларында белем алучы 30 студентлары бар. Авылларның киләчәге булып, мәктәпкәчә яшьтәге 83 сабый үсеп килә. Күп балалы гаиләләр саны 14 кә җиткән (аларда 44 бала тәрбияләнә), узган ел җирлектә 8 сабый туган. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шактый булуы төркемнәр яки бакча санын арттыру ихтыяҗын тудыра. Урын булса, хәтта күрше авыллардан да сабыйларын йөртергә теләк белдерүчеләр бар икән (әлегә җирлектәге бердәнбер бакчада 12 бала гына тәрбияләнә). Бу проблема бер көндә генә хәл ителә торган түгел, билгеле. Аны уртага салып сөйләшү кирәк. Бакчага йөрүче балалар саны күбрәк булган саен финанслауның да күбрәк икәнен дә онытмыйк. Узган ел район бюджеты хисабына Түбән Табын мәктәбенең түбәсе алыштырылган. Халык моңа бик тә рәхмәтле. Җыенда мәктәпкә эчке ремонт кирәклеге дә әйтелде. “Ябасы булмасын иде мәктәпне”, – диделәр. Укучылар булганда мәктәп ябылмас, анысы. Район башлыгының “Балалар гына булсын, ремонты булыр аның”, дигән сүзләре табынлылар күңеленә сары май булып яткандыр. Ләкин бу урында сорау туа. Ата-аналар хәтта башлангыч классларда укучы балаларын да район үзәге мәктәпләренә йөрткәндә, Түбән Табында мәктәпне саклап калырлык булырмы укучылар саны?

Башка җирлекләрдән аермалы буларак, җыенга халык күп килгән иде. Авыллар язмышына битараф булмаучылар да шактый икән. Сорау бирүчеләр, проблема күтәрүчеләр дә булды. Бигрәк тә җәен авыл урамнарында мал-туар йөрүенә, Югары Табында көтүлекнең ерак булуына, малларның сентябрьдә үк көтүдән туктатылуына зарландылар. Кысканга былтыр, кычкыралармы быел, дигәндәй, җәйдән бирле җанны тырнаган проблеманы ник шулай саклап йөртмәк кирәк?! Җирлек башлыгы, депутатлар, я булмаса полиция участок инспекторы белән хәл итәргә дә була көндәлек мәсьәләләрне. Алай да барып чыкмаса, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә була.

Ә, гомумән алганда, җирлекнең бүгенгесе матур, киләчәге өметле, дигән фикер туды. Җирлек башлыгы Рөстәм Кыяметдинов әйтүенчә, үзара салым акчасына шактый яңарту-төзекләндерү эшләре башкарылган, урам утларын, юларны карап тору, чүплекләрне рекультивацияләү өстенә Югары Табын зиратын коймалау, Тегермәнлектә зират йорты өчен материаллар алып куйганнар. Республика программасы нигезендә Түбән Табында ФАП төзелеп бетеп килә. Аның территориясен төзекләндерү, канализация сузу өчен дә тотылган салым акчасы. Һәм шактый сумма бу елга да калган әле. Аны һәм быел җыелачак акчаны нинди эшләргә юнәлдерәчәкләре дә анык билгеле.

– Үзара салым программасы булмаса, авылларның йөзе бу кадәр үзгәрә алмас иде. Ләкин аны түләргә авырыксынучылар бар. Югыйсә, шул халык акчасына төзекләндерелгән юллардан йөриләр, шул ук системадан су эчәләр, башка уңайлыклардан файдаланалар. Барысы да үзебез өчен, чит әйбер дип карамыйк, – диде җыенда җирлекнең ветераннар советы рәисе Расыйх Әхтәмов.        

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: