Мөслим-информ

Авылдашларыбыз батырлыгы

Яңа Сәет авылында Бөек Ватан сугышы батырларын күреп белгән кешеләр, шөкер, бар әле. Шуларның берсе – тыл ветераны, бик күп медальләргә, Рәхмәт хатларына лаек булган Бибизанә апа Мансурова.

Авыр еллар сабый күңеленә бик нык уелып калган, күрәсең. Бибизанә апа бу көннәрне күз яшьләре белән искә ала. Сугыш башланганда 10 яшь кенә булса да, буе озын күренгәнгә кызны урман кисәргә алып китәләр.
– Ул вакыттагы ачлык, ялангачлыкны сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Рәхимсез сугыш җиле кагылмаган бер генә йорт та калмагандыр, – дип искә ала Бибизанә апа. 
Абыйлары Гайнетдин һәм Хәерлегабидин Мансуровларның фронттан килгән соңгы хатларын күз карасы кебек саклый ул. 
Күршедә генә яшәгән 1921 елгы Әснәф һәм 1924 елгы Шәйхелгыйлем Гыйззәтуллиннарга бер-бер артлы повестка китерәләр. Әснәф турында истәлекләр бик аз сакланган. Сугышка хәтле аның күрше Симәк авылыннан ат белән почта ташыганы, соңрак бригадир булып эшләгәне билгеле. Сержантлыкка укыганнан соң керә ул сугышка. 1943нче елның 21 августында башына снаряд кыйпылчыгы тиеп, каты яралана. 24нче хәрби кыр госпиталендә, авыр ярадан өч көн аңына килә алмыйча, вафат була. Аны Волгоград өлкәсенең бер авылында туганнар каберлегендә җирлиләр.
Шәйхелгыйлем Гыйззәтуллин 43нче гвардия дивизиясе, 121нче гвардия полкында Латвиянең баш шәһәре Рига өчен барган сугышларда катнаша. Күпсанлы орден-медальлар белән бүләкләнә. Алар арасында III дәрәҗә Дан ордены да бар. “Дөнья түгәрәк” дип юкка гына әйтмиләр икән ул. Яңа Сәет авылының бер-берсенә терәлеп яшәгән күрше егетләре Шәйхелгыйлем Гыйззәтуллин белән Хәерлегабидин Мансуров Латвиядә күзгә-күз очраша. Ни кызганыч, сөйләшергә генә җайлары булмый. Хәерлегабидин1944нче елның 17 августында җибәргән соңгы хатында Шәйхелгыйлем турында сорап яза. Үзе шул ук көнне, минага эләгеп, вафат була. Шәйхелгыйлем бераз соңрак – 1945нче елның 19 мартында һәлак була.
Сугышлар тынып, илдә тынычлык урнашкач, авыл мәдәният йортына барлык Яңа Сәет халкын җыялар. Сугышта ике улын югалткан Мөнәздәһә апа Гыйззәтуллинага, улы Шәйхелгыйлемнең соңгы бүләге итеп, Дан орденын тапшыралар. Ананың үзенә “Сугыш ветераны” исеме бирелә. Бала кайгысы шатлык белән уралгандай була. Кайгы дигәне ялгыз гына йөрми: Мөнәздәһә апаның өендә ут чыгып, бер кызы янып үлә. Булган документлар да яна, ә улының ордены сакланып кала.
Сугыш давылы тынганга да 75 ел вакыт узып бара. Ил азатлыгы өчен көрәштә чәчәк кебек гомерләрен кызганмаган батырларыбызны онытмыйк. Безнең бәхетле тормышыбыз хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән якташларыбызга рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын!
Венера Галимова,
 Яңа Сәет авылы китапханәчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: