Мөслим-информ

“Авыл укытучысы-2018” конкурсының җиңүчесе билгеле

Бәйгедә катнашкан 100гә якын конкурсант арасыннан финалга чыккан ун укытучы 26 сентябрьдә Казанның Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясендә ачык дәресләр күрсәтте.

Ярты ел дәвам иткән Авыл укытучысы-2018 республика конкурсының йомгаклау этабы үтте. Бәйгедә катнашкан 100гә якын конкурсант арасыннан финалга чыккан ун укытучы 26 сентябрьдә Казанның Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясендә ачык дәресләр күрсәтте. Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казанның 2 нче татар гимназиясе һәм “Мәгариф” журналы хезмәткәрләре составындагы мәртәбәле жюри бәяләде.

Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана ФАЗЫЛОВА “Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә җиңү яулады һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Фотосы интернеттан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: