Мөслим-информ

Авыл хуҗалыгы белгечләре җирнең дымын югалтмый эшләргә тырыша

Быел язгы кыр эшләре календарь сроктан шактый соңарып бара. Узган ел бу чорда тиешле мәйданның 84 процентында чәчү үткәрелгән иде инде. Бүгенге көндә район буенча 39 мең 100 гектарда чәчү эшләре үткәрелде. Бу – планның 67 проценты дигән сүз. 

      – Быел арпа 15500 гектарда, борчак 1800 гектарда чәчелде. Шикәр чөгендере 4800 гектарда игеләчәк. Бүген нигездә бодай, рапс һәм кукуруз чәчү бара, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге консультанты Ринат Вәлиев.
       Чәчүдә 30га якын агрегат эшли. Шул ук вакытта гербицид кертү белән – 6, игеннәрне тәрбияләү һәм башка агрочалар белән 30дан артык агрегат шөгыльләнә. Басуларда эш нигездә ике сменада оештырылган. “Исламов” КФХ һәм вак фермер хуҗалыклары озынайтылган сменада эшлиләр. Игенчеләрне көнгә 2-3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәләр. 
       Инде хәбәр итүебезчә, “Намус” агрофирмасында бер атна элек үк чәчү эшләре төгәлләнде. Бүген биредә төп игътибар игеннәрне тәрбияләүгә юнәлтелгән. Язгы культураларны тукландыру, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү бара.
“Туган як” агрофирмасында язгы культуралар тиешле мәйданның 88 процентында чәчелде. 
      – Көн саен 600-650 гектар мәйданда орлыклар җир куенына иңдерелә. Бер үк вакытта уҗым культуралары гербицид һәм үсеш стимуляторлары кертү дә бара. 2 агрегат басуларны корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртә, – агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов.
      Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә соңгы елларда югары табыш бирүче маржиналь культуралар игүгә өстенлек бирелә башлады. “Намус” агрофирмасында, мәсәлән, 4800 гектарда шикәр чөгендере чәчелде. “Август-Мөслим”дә безнең җирлек өчен ят булган җитенне 800 гектарда үстерергә ниятлиләр. Агрофирма 1100 гектарда көнбагыш чәчте. “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге культураны быелда 1000 гектарда көнбагыш игәчәкләр. Орлык өчен рапс үстерүче хуҗалыклар да отышта калачак, ди белгечләр.
       Ел уңышы астына кертелүче минераль ашлама күләме башка еллардагыга караганда шактый артык. Район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 68 кг кыр сые тупланган иде (Республика буенча бу күрсәткеч – 49 кг). Иң күп ашлама – “Намус” агрофирмасында. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гект арга 200 кг ашлама туры килә. “Август-Мөслим” агрофирмасында әлегә бу күрсәткеч 75 кг тәшкил итә, аны 100гә җиткерергә ниятлиләр. Биредә кукуруз игеләчәк 750 гектар мәйдандагы басуга чәчү алдыннан сусыз аммиак та кертелде. Белгечләр, гомумән, минераль ашламаларны игеннәр үсешенең төрле фазаларында, бүлеп кертергә тәкъдим итә. Аерым алганда, чәчү вакытында, куаклану һәм көпшәләнү (трубкование) фазаларында. 
       Вакыт ашыктыра. Белгечләр җирдә дым барда иртә культуралар чәчүне кыска срокта төгәлләү бурычын җиткерә. Чәчү эшләре белән параллель рәвештә игеннәрне тәрбияләү, чүп үләннәренә каршы көрәш тә алып барылырга тиеш.
Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: