Мөслим-информ

Исәнсефтә ниләр бар

Соңгы вакытта Исәнсеф авыл җирлегендәге су кытлыгы хакында кайларга гына язмадылар?! Социаль челтәрләрдә бу хакта ике көннең берендә тәнкыйть сүзләре чыкты. Шуңа бәйле җирлектә “зыян күрүчеләр” дә булган. “Токмач кебек куеручы” әлеге сүзләргә ачыклык кертү максатында без Исәнсеф авыл җирлегенә юл алдык.

Соңгы вакытта Исәнсеф авыл җирлегендәге су кытлыгы хакында кайларга гына язмадылар?! Социаль челтәрләрдә бу хакта ике көннең берендә тәнкыйть сүзләре чыкты. Шуңа бәйле җирлектә “зыян күрүчеләр” дә булган. “Токмач кебек куеручы” әлеге сүзләргә ачыклык кертү максатында без Исәнсеф авыл җирлегенә юл алдык.

Исәнсеф – иң олы авыл җирлекләренең берсе. Җиде авылны берләштерүче җирлектә 436 хуҗалык исәпләнеп, аларда 1091 кеше яши.

– Быел Исәнсеф авыл җирлегендә иң күп төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды. Республика программалары хисабына юллар төзелә, су челтәре яңартыла. Үзара салым акчасы ярдәме белән авыл эчендәге гравий өслекле юлларны яңарту буенча да нәтиҗәле эшләде исәнсефлеләр,– ди район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов.

Башкарылган эшләрне, әлбәттә, күрә белергә кирәк. “Чиста су” программасы буенча республика бюджетыннан 4 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Әлеге программа ярдәмендә Тат. Бүләр авылында 3 км 800 метр озынлыкта су линиясе яңартылды. Шушы көннәрдә башня урнаштырылачак. Барлык эшләрне сентябрь ахырына төгәлләргә уйлыйлар. Авылда 4 км озынлыкта газ торбалары буялган. Татбүләрлеләрнең даими социаль челтәрләрдә утыруы да юкка түгел. Биредә “Таттелеком” җәмгыяте ярдәме белән интернет челтәре тулысынча яңартылган. Бүген Тат. Бүләр урамнарында 2 км 800 м. озынлыктагы асфальт юл салу да төгәлләнеп килә. Мари Бүләр авылында – 750 м, Яңа Сәеттә – 1 км 100 м, Иске Сәеттә 800 м озынлыкта урам юлларына асфальт түшәлде. Тат. Бүләр-Үрәзмәт юнәлешендә 6 км озынлыктагы юлда асфальт җәю эшләре дәвам итә.

Яңа Сәет авылында исә су челтәрен яңартуны үзара салым акчалары хисабына башкарганнар. 1700 метр озынлыкта линия алыштырылган, урамнарга колонкалар урнаштырылган. Шушы көннәрдә скважина ясалып, башнясыз су суырту җайланмасы куелачак. Бу эшләр өчен 2 млн сум салым акчасы файдаланылган. Авылда газ торбаларын буяу да төгәлләнгән. Мари Бүләр авылында да әлеге эшләр башланып киткән.

– Юл төзекләндерү эшләре быел гына төгәлләнми. Киләсе елда Исәнсеф авылына да асфальт юл керәчәк, аның озынлыгы 900 м булыр, дип планлаштырыла. Исәнсефтә 1 км озынлыктагы урам юлына гравий түшәлде. Быел шулай ук Исәнсеф-Чишмә һәм Иске Сәет авылларында да урам юллары төзекләндереләчәк. Гомумән, җирлегебез авылларының һәркайсында нинди дә булса эш башкарыла. Республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән хөкүмәт программаларына керә алдык, җирле бюджеттан да финанс ярдәме бирелә. Җирлекләрнең яшәеше һәм авыл халкының тормышы республика һәм район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Күп кенә проблемаларны хәл итүдә җирлек халкы, авылдашларыбыз да актив катнаша,– ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.

Халык та шушы фикерне куәтли. Тат. Бүләрдән Нурия Гарипова:

– Шөкер, җәй дәвамында зур борчу тудырган су челтәрен яңарту эшләре тәмамланып килә. Линиягә су җибәрелде, диләр. Авыл халкы өйләренә су кертү җаен карый. Яңа линия ватылмыйча гына эшләсен. Юлларыбыз да яхшырды. Авыл халкына су өзлексез килеп торса, юллар такыр, урамнар якты булса, шуңа канәгать инде ул. Җирлек җитәкчелеге үзара салым акчасының кая тотылуы турында халык алдында даими хисап тотса, әйбәт булыр иде.

Тәскирә Ялаловадан да шундый ук фикер ишеттек.

– Җәй дәвамында авылда эш гөрләп торды. Әле бүген дә юл төзү эшләре дәвам итә. Аларның эшеннән бик канәгать. Су белән тәэмин итү җайланып килә, юлларыбыз әйбәт, урамда утлар яна. Иң мөһиме – ил-көннәребез тыныч булсын, өстәлләребездән ипекәйләр өзелмәсен. Тормыш булгач, вакытлыча кыенлыклар булмый калмый инде ул.

– Бүген су линияләре дә рәтләнде, урам юлларына гравий җәйделәр. “Аллага шөкер” дип яшибез, – ди Исәнсефтән Хөршидә Миңгалиева. Элегрәк бит урамга кермәле булмый иде. Урам утларын да алыштырып бетерсәләр тагын да яхшы булачак.

Аллаһы Тәгалә адәм баласына тел дигән әгъзаны кеше сөйләп йөрер өчен түгел, бәлки, хәерле сүзләр сөйләү өчен биргәндер. Кимчелеккә күзең үткен икән, яхшылыкка да сукыр булма. Зарланырга, теге яки бу кешедән, бигрәк тә җитәкчеләрдән гаеп табарга яратабыз шул. Бүгенге язмам гаеплеләрне яисә гаеп тагучыларны ачыклау, аларны халыкка фаш итү максатын күздә тотмый. Бер җирлектә генә дә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, авылларыбызның йөзен үзгәртү максатында күпме эшләр башкарылуын күрсәтергә теләдек. Районыбыздагы 19 авыл җирлегендә соңгы өч-дүрт ел эчендә башкарылган эшләрне санау өчен генә дә, күп вакыт кирәк булыр иде. Элеккеге сазлыкны ерып чыккысыз урамнарга асфальт юл кергән, чокыр-чакыр гравий өслек белән тигезләнгән, кичләрен балкып утлар яна, эчәр суыбыз бар, күңелләребез тыныч, тәннәребез сәламәт икән, бүгенге тормышыбызга шөкер итәргә кирәк. Рәхмәт сүзләрен әйтсәк тә артык булмас. “Нинди рәхмәт аларга, вазыйфалары шул”, – дияр кайберәүләр. Әмма бер генә көнгә булса да үзебезне җитәкчеләр урынына куеп карыйк әле. Зурмы ул, кечкенәме – һәр эшне оештыру өчен күпме йөрергә, күпме ишекләрне шакырга, авыл өчен әһәмиятле проблеманы чишәр өчен үз кесәңнән штрафлар түләргә дә, кайвакыт тикшерү органнары алдында җавап тотарга да туры килә. Шуңа күрә җитәкчеләргә карата күңелләребездәге “көфер” уйларны читкә куеп, аларның хезмәтенә дә хөрмәт белән карарга өйрәнер вакыт җиткәндер. Эш вакытында килеп туган көйсезлекләргә, кыенлыкларга сабыр итәргә кирәк. Сабырлык кешене бизи, матурлый гына.

Фәридә Гайнетдинова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: