Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда да яхшы яшәп була. Ирек Хәмәдишин - моңа ачык мисал!

2005 нче елда крестьян-фермер хуҗалыгы булып оешкан Ирек Хәмәдишин бүген Раиф Мортазин һәм Эльвир Шәгалиев белән берлектә "Агролидер" кооперативын җитәкли. Кошчылык фермасы моңа кадәр Метрәй авылында гына булса, кыска гына вакыт эчендә алар үз бизнесын Ташъелга, Татар Смыловкасы, Иске Чакмак һәм Яңа Карамалы авылларында да җәелдерде.

Бүгенге көндә аларның 9 фермалары, 6 складлары, 2 җәйге лагерьлары, 2 комбикорма цехы, 1 инкубатор һәм гаражлары бар. Кооперативның Тат.Смыловка, Ташъелга авылларындагы 400 гектардагы җир биләмәләрендә икмәк тә үстерәләр.
Кооперативның сугым цехы да бүген тулы куәтенә эшли. Каз һәм индоуткалар өчен дип исәпләнгән әлеге цехта чалу гына түгел, эшкәртү, фасовкалау һәм суыту кебек процесслар да башкырыла. Ирек Хәмәдишин сүзләренә караганда, биредә тәүлегенә 300 баш кош-корт конвейер аша уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев