Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл ярдәм тоеп яши

Россия хөкүмәте авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга да, зур-зур суммада акчалата субсидияләр юнәлтә. Республикада әлеге ярдәм ничек бүленә? Безнең районда хөкүмәт субсидияләре ничек файдаланыла? Җитештерелгән продукциягә дотацияләр биреләме? Әлеге сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мизхәт Нәбиев җавап бирде.

- Мизхәт Мирхатыйпович, бүген авыл хуҗалыгын, шул исәптән фермерлык хәрәкәтен үстерү өчен дә уңай шартлар бар дип буламы?.

- Республикабыз, шул исәптән безнең район фермерлары, федераль үзәктән һәрдаим дәүләт ярдәме тоеп тора. Быелның 6 аенда 65 миллион сум субсидия бирелде, шуның 41 миллион 315 мең сумы - "бәйсез ярдәм" ("несвязанная" поддержка), 7 миллион сумы - җитештереп сатылган сөт өчен. Агымдагы 2015 елда конкурс нигезендә Илназ Бәширов фермерлык эшен башлау өчен 1 млн. 500 мең сум грант отты. Рафис Шәмсиев - 24 башлык, Илнар Хәмәдишин һәм Ландыш Вәлиева - 100 әр баш савым сыерлык, Валерий Матросов, Разыйф Кәрамов кошчылык тармагын киңәйтеп, гаилә фермасы төзү өчен барлыгы 16 млн. сум грант алачаклар.

- Хөкүмәтебез авыл хуҗалыгы тармагын техника һәм башка төр җиһазлар белән тәэмин итүне күздә тоткан программаларны да гамәлгә кертте бит әле. Әлеге нигездә районга ничә техника кайтты?

- Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы подразделениеләренә техника һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары алу өчен "Техник коралландыру" ("Техническое перевооружение"), "Лизинг грант" программалары гамәлдә. 2014 елда әлеге программа нигезендә - 26 берәмлек, 2015 елда - 7 берәмлек һәм лизингка 9 берәмлек техника алынды. Болар нигездә нинди техникалар? Кайсы хуҗалыклар әлеге программалардан файдаланды???

- Районда эшләп килүче гаилә фермаларына нинди ярдәм күрсәтелә? Яңа төзелүче гаилә фермалары хөкүмәттән нинди яклауга, ярдәмгә өмет итә ала?

- Эшләп килүче гаилә фермаларына нәкъ югарыда санап узылган программалар отышлы. Гаилә фермаларына "Техник кораллану" программасы нигезендә техника сатып алганда аның бәясенең 40% ы субсидияләнә, ә гадәти фермер хуҗалыкларның субсидия күләме чәчүлек җир мәйданына һәм еллык кеременә бәйле. Гаилә фермасы лизингка техника алган очракта, республика бюджетыннан аның 70% ы субсидияләнә, ә гадәти фермерлар 30% күләмендә дәүләт ярдәменә өмет итә ала. Әлеге программалардан тыш дәүләт тарафыннан гаилә фермасына керү юллары төзеп бирелә. Әлеге ярдәмнән Алмарис Латыйпов, Рәзинә Габидуллина, Айнур Сәетгалиев, Разыйф Карамов бик теләп файдаландылар.

- Соңгы елларда хөкүмәтебез терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга да шактый күләмдә ярдәм күрсәтте. Ярдәм быел да булачакмы?

- Хактан да, дәүләтебез фермер хуҗалыклары белән беррәттән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кайгыртуын дәвам итә. Быел сыер асраучы хуҗалыкларга - сыер башына 3 мең сум һәм савым кәҗәләренә субсидия бирү күздә тотыла. Гадәттәгечә шәхси ярдәмче хуҗалыкта мал торагы төзү (реконструкцияләү), терлек алу өчен алынган кредитлар субсидияләнә. 2015 елда тагын бер ярдәм кулланышка кертелде - өчтән артык сыер асраучыларга җитештерүче-заводтан сатып алынган савым аппаратларының 40% бәясе субсидияләнә. Әлеге программа нигезендә районда 57 шәхси ярдәмче хуҗалык савым аппаратлы булды. Тулаем субсидия күләме 378 мең сум тәшкил итте. Шунысын әйтергә кирәк: быелга район өчен каралган лимит тотылып бетте, теләге булганнар киләсе елда субсидияле савым аппараты алу өчен авыл җирлеге идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм һәм терлек санын арттыру йөзеннән быел буаз тана сатып алган өчен 15 мең сум һәм 8 баштан да ким булмаган сыер асрау торагы төзү өчен 200 мең сум күләмендә субсидия алып булачак. Субсидия кайтару шартлары авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе тарафыннан һәрбер авыл җирлеге башлыгына җибәреләчәк.

- Шушы ярдәмгә бәрабәр авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күләме артамы? Бүгенге көндә районда бу өлкәдә хәл ниндиерәк?

- Авыл халкы элек-электән тырыш, тынгысыз, халык эшсез тора алмаячак. Һәм ил табынын терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүгә үз өлешен кертәчәк. Малларның баш санын саклап калу һәм продукция җитештерүне арттыру максатында хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, билгеле, эзсез калмый. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитештереп саткан ит узган елгыга карата - 117%, сөт 101% тәшкил итте. Тойгелде, Олы Чакмак, Шуганка, Баек, Тугаш, Крәш. Шуран, Исәнсеф авылларында да шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны һәм җитештерү күләме артты.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев