Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авыл утлары"на язылучылар арасында бүләк уйнатылды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

Вакытлы матбугатка язылу бара. Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына вакытыннан алда язылу игълан ителгән иде. Әлеге чорда ташламалы бәядән язылучылар арасында бүләк тә уйнатырга вәгъдә иттек.

Утызлап райондашыбыз газетабызга язылулары турында квитанцияләрен җибәрде. Мөслимнән Ф.Шәймөхәммәтова (Кооператив ур.,74) - чынаяклар, Ф.Бадыйкова (Кооператив ур.,30) - көзге, М.Гайфиева (Пушкин ур., 86/16) - термометр, Зина Кондратьева (Набережная ур.,1) - газ кабызгыч, С.Шәмсевәлиева (Кооператив ур.,57) - кашыклар җыелмасы, Зәйтүнә Минһаҗева (Пушкин ур.,3) - калак савыты, Флюра Дәүләтшина (Тукай ур.,19/8) - сөт савыты, Әнисә Ямалова (Кооператив ур., 126) - микродулкынлы мичкә капкач, Симәктән З.Сабирова фонарь оттылар. Актив әбунәчеләребезне котлыйбыз һәм октябрь азагына кадәр бүләкләрне Матбугат үзәгеннән килеп алуларын сорыйбыз.

2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газетага язылу бәясе - 735 сум. 5-15 октябрь көннәрендә "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Бу чорда район газетасының бәясе 679,20 сум тәшкил итәчәк. Әбунәчеләребез бүләк уйнатуда да катнаша ала. "ТАТМЕДИА" АҖнең башка басмаларына да язылучыларның (язылган газета-журналларның өчтән дә ким булмавы шарт) тагын бер бүләк оту мөмкинлеге бар. Моның өчен район газетасына һәм башка басмаларга язылуыгызны раслаган квитанцияләрне 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресына юллавыгыз кирәк. Киләсе яртыеллыкта да бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев