Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильсез бер көн: акциягә мөслимлеләр актив кушылдымы?

"Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Очкын" активистлар хәрәкәте егет-кызлары автомобильсез бер көн акциясенә кушылучыларны иртәдән үк күзәтә башлады. Шактый мөслимлеләр, шул исәптән район башлыгы Рамил Муллин һәм башка бик күп җитәкчеләр иртәнге планлаштыру утырышына, хактан да, җәяү килде. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы буларак аларга активистлар махсус лента тапшырды.

Иң шаккаттырганы, олы яшьтәге райондашларыбыз да велосипедта йөрүне кулай күрә икән. Мисал өчен, хезмәт ветераны Флүрә апа Дәүләтшина акцияне күзәтүчеләрне бик оста итеп ике тәгәрмәчле тимер дусны иярли белүе белән таң калдырды.

Үзенчәлекле акция кичен Мөслим лицееның экстрим паркында дәвам итте. Шулай ук активистлар көче белән биредә велосипедта йөрүчеләр арасында бәйгеләр оештырылды.

Дәртле көйләргә ияреп, булачак спортчылар мини футбол һәм баскетбол мәйданчыкларында да осталыкларын сынады. Оештыручылар да, катнашучылар да чарадан бик канәгать калды.

Иң мөһиме, сәламәт тормыш рәвешенә карата булган уңай мөнәсәбәтебез Автомобильсез бер көндә генә түгел, һәрчак үзен белдертсен иде. Кичен җәяүле ялга чыгу, яисә велосипедта йөреп кайту беркемгә дә әле зыян китермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев