Мөслим-информ

“Август-Мөслим” агрофирмасының Иске Карамалы бүлекчәсендә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды

“Август-Мөслим” агрофирмасының Иске Карамалы бүлекчәсендә сәгатенә 50 тонна икмәк эшкәртү куәтенә ия булган яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды.

Комплекс “Август-Агро” хуҗалыкларын үзләре әзерләгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгы белән тәэмин итәчәк. Орлык әзерләүнең тулы циклын – бөртекләрне чистарту, киптерү, калибрлау һәм инкрустацияләү кебек эшләрне башкарачак. Яңа комплекс аша чыккан 100 тоннадан артык арпа орлыгы “Август-Кама тамагы” хуҗалыкларына озатылды инде. Киләчәктә шундый ук комплекс “Август-Теләче” агрофирмасы базасында да төзеләчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: