Мөслим-информ

Юл-транспорт һәлакәте булды

Барлык очракларда да шоферлар дөрес тизлек сайламаган булган.

26 июль көнне Мөслим-Исәнсеф юлында, Тат.Бүләр авылы янында “Лада-Приора” машинасы кюветка төшеп әйләнә. Нәтиҗәдә 1993 елгы пассажир тән җәрәхәтләреннән вафат була. Шофер авыр хәлдә Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатыла. Шул ук көнне Мөслим күпере янында, тәгәрмәче шартлап, “Рено-Логан” машинасы юлдан төшеп китә. Шул ук күпер янында КамАЗ машинасы шулай ук юл читенә төшә. 27 июль көнне иртәнге сәгать өчтә Мөслим-Иске Карамалы юлында “Лада-Калина” машинасы кюветка төшеп тәгәри. Барлык очракларда да шоферлар дөрес тизлек сайламаган булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: