Реклама
Татарстан синоптиклары республикада һава торышының начараюы турында кисәтә. Бүген кич һәм иртәгә бик каты җил, яшен булуы ихтимал.
"3 июль кич һәм 4 июль көндез Татарстанда, шул исәптән Мөслимдә урыны белән яшен, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин", - диелә репсубликаның гидрометеорология үзәге хәбәрендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз