Мөслим-информ

Ауга рөхсәтең бармы?

Урманга шашлык пешерергә барган җирдән Сәмигулла җинаятьчегә әйләнде дә куйды. Бераз тамак та чылатып алгач, сорамый-нитми дустының машина багажнигыннан ау мылтыгын табып алды да, урман эченә кереп китте.

Урманга шашлык пешерергә барган җирдән Сәмигулла җинаятьчегә әйләнде дә куйды. Бераз тамак та чылатып алгач, сорамый-нитми дустының машина багажнигыннан ау мылтыгын табып алды да, урман эченә кереп китте. Исәбе кабан атып, аны учакта кыздыру иде. Иптәшенең югалганын сизгән Зөбәер аны эзләп урман эченә атлады. Сәмигуллага ерактан кабан булып күренгән дусты кан эчендә җан биргәндә ул инде айныган иде... Ләкин соң, бик соң иде... Бу вакыйгага әллә ничә дистә еллар узса да, Сәмигулла ул көннән соң рәтләнә алмады. Күз алдыннан китмәгән канлы вакыйгага нокта куйды: башын элмәккә тыгып, якты дөнья белән хушлашты... Аучылык дөньясында мондый вакыйгалар, кызганычка каршы, булып тора.

– Аучылык – борынгы шөгыль. Ләкин кагыйдәләрне, саклык таләпләрен үтәмәгәндә, сунарчылыкның ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Урман эченә кереп, теләсә кем хайваннарга атып йөри алмый. Ау билеты, корал йөртергә рөхсәте булмаган килеш тыелган вакытта урман территориясендә тоткарланганнарга штраф күләме бик зур, – ди Татарстан республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерү бүлегенең район (районара) җитәкчесе Владимир Муринов.

Бүгенге көндә Мөслим районы территориясендә 4 ау хуҗалыгы исәпләнә. Аның берсеннән һәркем файдалана ала. Ул 55 мең гектар мәйдан били, дәүләтнеке дип исәпләнә. Калган өчесе – “Ак барс” (73721га), “Усы” (8113га), “Мөслим” (11900га) шәхси ау хуҗалыклары. Дәүләтнекенә юлламалар 650 сум тәшкил итсә, шәхси дип исәпләнгәннәрендә юллама бәясе шактый югары. Районыбыз урманнарында куян, төлке, кабан, поши, сусар кебек кыргый җәнлекләр, көртлек кебек киек кошлар яши. Аларны аулауның үз вакыты бар. Киек кошларга көзге ау сезоны сентябрь аеның беренче шимбәсеннән 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

– Хайваннар һәм кошлар дөньясын бергәләп сакларга кирәклекне онытмасак иде. Безнең ау хуҗалыкларында барлыгы 12 егерь эшли. Алар ау хуҗалыкларын даими контрольдә тоталар. Ауга рөхсәте булмаган килеш, аучылык белән шөгыльләнгән 8 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелеп, алар 500 сумнан 4 мең сумга кадәр штрафка тартылды. Хайваннарның яшәү мохитен саклау буенча гражданнар һәм аучыларга карата җаваплылык кырысланып килә. Ау билеты алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша гариза бирергә мөмкин. “Охотминимум” буенча имтихан тапшыручыларга федераль үрнәктәге билет була. Аның белән теләсә нинди регионда аучылык белән шөгыльләнергә мөмкин. Ләкин корал алу өчен кырыс имтиханнарны узу кирәк. Күпләр сынауларны уза алмый. Корал белән теләсә кем идарә итәргә тиеш түгел. Ауга чыкканда ау билеты, ау мылтыгын саклауга һәм йөртүгә рөхсәт, ауга рөхсәт һәм юллама булырга тиеш, – ди Владимир Дмитриевич.

Владимир Муринов сүзләренчә, броконьерлар барыбер тоткарлана. Шундый бер райондашыбызны айга якын күзәтергә туры килсә дә, ахыр чиктә ул җинаять урынында кулга алына. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

– Гади кармакка балык тотарга яраса да, ау салырга ярамый. Тыелган балык тоту кирәк-яраклары – капрон ятьмә белән ау хуҗалыгы территориясендә тоткарланган 9 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелде һәм зур күләмдә штрафлар салынды. Балыкчылардан: “Теге буа фәләннеке, монысы тагын кемнекедер”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бездә гадәттә җир кишәрлеген арендага алалар да, буаны да җайлап шул арендалаган җиргә кертәләр. Әгәр тиешле документлары булмаса, су да, андагы балыклар да берничек тә кешенең шәхси милке була алмый!Безнең район территориясендә бер генә шәхси буа да юк. Каенсаз, Горбуновка, Усы, Яңа Сәет, Югары Табын, Вәрәшбаш, Шуганка, Әндереш, Бәкәбез, Иске Карамалы, Әмәкәй, Яңа Сәфәр, Мари Бүләр, Кырынтау авылларындагы буада теләгән һәркем кармак белән балык тота ала. Элегрәк күз алдында ау җайланмаларын ташлап качучылар да булды. Ләкин алар барыбер җаваплылыктан котыла алмады. Соңгы вакытта браконьерлар саны кимеде дияр идем. Ык елгасы – махсус саклана торган табигый территория. Гомумән, гражданнар Ык һәм Мәллә елгаларының федераль сулыклар булуын онытмасын иде. Ау салучыларга закон бик кырыс, штраф санкцияләре дә артып тора, – ди Владимир Муринов.

Аучылар да, балыкчылар да законны бердәй үтәргә бурычлы. Җирлегебездә браконьерларга каршы көрәш алып баруда һәм аларның эзенә чыгуында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең, “Росгвардия” оешмасының роле зур булуын билгеләп үтә В. Муринов. Даими рейдларда хокук бозучылар еш тоткарлана.

Хайваннарны саклау максатында быел егерьлар урманнарда буалар казыган, урман тавыклары өчен җимлекләр, кабан дуңгызлары, пошилар өчен улаклар ясаганнар, аншлаглар, махсус билгеләр куйганнар. Кышка җитәрлек күләмдә фураж һәм тоз әзерләнгән. Сунарчы билетлары булса да, аучылар, үз гамәлләре белән урманнарга, елга-күлләргә зыян салмасын иде. Корал белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлүе зарур. Кыргый җәнлекләр һәм кошлар саны кимергә тиеш түгел!

Лилия Шәймиева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: