Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атылган таш тәэсире

Минем исемем Камил, үзем белән булган хәлне сезгә сөйләп китмәкче булам. Соңгы модель, яңа иномарка алдым. Шатланып, горурланып машинаның өстенә бер бөртек тузан кунса да, аны сөртеп, берничә көн мактанып дусларым белән кая җитте шунда яңа машинамда йөрдем.

Шулай бер көнне зур тизлек белән өемә кайтып барганда машинама кемдер таш атты. Туктап карасам, таш тигән урын шактый ук янчелгән иде. Бу хәлне күргәч ачу хисеннән исергән кебек булдым. Тиз генә машинама кереп утырдым да, килгән юлыма кире кайтып таш атучы кешене эзли башладым, һәм юл кырыенда алты-җиде яшьлек бер малай басып торганын күрдем.

Аның янына килеп туктадым да, каты тавыш белән кычкырып: “Мин хәзер сине үтерәм!” — дип аның якасыннан күтәрдем. Ул күзләреннән яшьләрен агыза-агыза: “Абый, зинһар, кыйнамагыз мине. Ташны машинагызга атарга мин мәҗбүр булдым. Чөнки минем паралич суккан абыем инвалид, ул коляскасы белән юл кырыена егылды. Мин аны коляскасына күтәреп утырта алмыйм. Ярдәмгә чакыру нияте белән юлдан уза торган машиналарны кулымны күтәреп туктатмакчы булдым. Ни аяныч, беркем дә туктамады. Шулай итеп гарип абыем бер сәгатьтән артык суык җирдә газапланып ята. Сезне туктатып ярдәмегезне сорар өчен маши-нагызга таш аттым”, – дип малай үкси-үкси елады. Аның бу сүзләре һәм күз яшьләре минем ачу хисләремне бер мизгелдә сүндерде һәм мин ярдәмгә ашыктым. Малайның сүзләре дөрес булып чыкты. Машинамнан берничә метр арттарак җирдә утыз яшьлек сүзләрен дә авырлык белән генә аңлап була торган гарип бер егет ята иде. Мин аны күтәреп коляскасына утырттым, өсләрен тузаннан чистарттым. Шуннан соң ул тотлыга-тотлыга елмаеп: “Рәхмәт!” — дип әйтте. Минем эчемдә тузан бөртеге кадәре дә ачу хисе калмады. Машинама утырдым, малайның абыйсын (инвалидны) коляскада этеп өйләренә кайтуларын күзәттем. Шушы вакытта: “Кара әле, без шушы дөньяга, аның матурлыгына шул кадәр биреләбез ки, уң һәм сул якларыбызда мохтаҗ авыр хәлдә булган кешеләрне дә күрмибез. Безне дөнья белән шашудан туктатыр өчен кемдер безгә таш атарга тиеш!…” дигән фикерләр күңелемә килде. Бу гарип егет урынына үземне куеп карадым, аның тотлыга-тотлыга елмаеп: “Рәхмәт!” дигән сүзе минем күз алдыма килде. Бу вакыйгадан соң мин дөньяга башка төрле карый башладым.

Чыннан да бу дөнья юлында барыбыз да каядыр чабабыз, күп вакытта кая баруыбызны да белмибез. Юлыбызның соңгы тукталышы (финишы) кабер икәнлеген исебездән чыгарабыз.

Үзебездән түбәнрәк кешеләрнең хәленә керә белмибез. 

Сәламәт кешеләр – авыруларның, байлар – фәкыйрьләрнең, дәрәҗәле кешеләр түбәндәге кешеләрнең хәлләренә кермиләр. Бу бик зур кимчелек. Ярдәмгә мохтаҗ кешегә ярдәм итмәү һәм гыйбрәт алырга тиеш җирдән гыйбрәт алмау өчен Аллаһ каршында һәрбер кеше җавабын тотачак.

Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында: “Гыйбрәт алыгыз, әй гакыл ияләре!” — дип әйтә.

Борынгылардан калган китапларда шундый бер сүз дә бар: “Кыямәт көнендә кешенең изгелекләре үлчәнер. Мизанның бер ягына гыйбадәтләре, ягъни намаз, ураза, хаҗ кебек изгелекләр куелыр. Икенче ягына рәхмәт сүзе белән елмаю куелыр һәм ул бөтен гыйбадәтләрдән дә авыррак булыр”. Фәрештәләр Аллаһтан: “Ни өчен елмаю белән рәхмәт сүзе авыррак булды?” – дип сорарлар. Аллаһы Тәгалә: “Ярдәмгә мохтаҗ булган гарип, ятим, фәкыйрьләргә ярдәм итү – Миңа ярдәм итү кебек булыр. Шуңа күрә, алар бәндәмнең мизанында авыррак булды”, — дип әйтер. Әлбәттә, югарыда әйтелгән риваятькә таянып, “Намаз укымыйча гына мохтаҗларга ярдәм итү генә дә җитә икән!” дип, гыйбадәттән баш тарту дөрес түгел. Чөнки Аллаһы тарафыннан иңгән боерыклар җәннәтнең ачкычы булса, эшләнгән изгелекләр җән-нәттәге нигъмәтләрне һәм дәрә-җәне арттыру өчен кирәк.

Мәхмүд Шәрәфетдинов.

Фото - prostooleh - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X