Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атлар чаба туган ягымда

Ат ярышларына, гадәттәгечә, юртаклар старт бирде. Дүрт заездда үткән бәйгедә 11 ат катнашты. Ике яшьлек юртаклар арасында узган беренче заездда "Сәфәр" фермер хуҗалыгыннан Крепкий (наезднигы - Сергей Катков) җиңү яулады. Айдар Зиннуровның Викинг кушаматлы юртагы икенче урынга чыкты. Глүс Мадышин үзенең Роднигы белән өченче урында калды.

Икенче заездда дүрт һәм биш яшьлек юртакларның җитезлеге сыналды. Нәтиҗәдә Тойгелде авыл җирлегеннән Гамлетка (Фазаел Вәлиев) тиңнәр булмады. "Сәфәр" фермер хуҗалыгыннан Голлант (Андрей Котков) икенче урынны алды.

Өченче заездда җиңүче дүрт, тугыз һәм ун яшьлек юртаклар арасында билгеләнде. Беренчелекне Башкортостан республикасы Дүртөйле районыннан Балерон (Ильяс Насыйбуллин) алды. "Нуретдинов" фермер хуҗалыгыннан Гекон (Фазаел Вәлиев) икенче урынны яулады. "Насыйбуллин" фермер хуҗалыгыннан Чингиз (Тимур Әбдрәшидов) өченче урында калды.

Соңгы заездда дүрт, биш, алты яшьтәге атлар арасында узды. Башкортостан республикасы Дүртөйле районыннан Принцип (Илшат Мәхмүтов) иң җитезе булды. Минтаһир Сабировның Черноморы - икенче, "Нуретдинов" фермер хуҗалыгыннан Погром (Фазаел Вәлиев) өченче урынны алды.

Һәр заездның җиңүчеләре арасында узган финал ярышларында Тойгелде авыл җирлегеннән Гамлет, өстенлеген раслап, беренче килде. Принцип - икенче, Черномор өченче урынны алды.

Чабышкылар ярышы ике төркемдә узды. Чиста токымлы чабышкылар арасында "Органик Групп" җәгыятенең "Урожай" агрофирмасыннан Эмпакт (Ильмир Нигъмәтуллин) җиңү яулады. Дүртөйле районыннан Раф - икенче (Вадим Коземаслов), шул ук районнан Атлантика (Вадим Сәлимханов) өченче урынны алды.

Эш атлары арасында "Исламов" фермер хуҗалыгыннан Дозор (Дмитрий Фролов) иң җитезе булды. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасыннан Маватка (Ильмир Нигъмәтуллин) - икенче, Тополь (Нәргиз Мирсалихов) өченче урынга чыкты.

Соңгы елларда атчылыкка игътибар арта. Атлар чабышын карау елдан-ел бер азартка әйләнеп бара. Оештыручылар бу елны да ярышны халык өчен, озакка истә калырлык кызыклы да, мавыктыргыч та итеп оештырылган иде. Теләүчеләр пони атларында йөрде. Төйгелдедән килгән матур арбалы атка утырып йөрүчеләр дә булды.

Алмаз Вагыйзов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев