Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиягә барасыңмы? Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш старт ала

Элеккерәк заманнарда туган илне сакларга бару һәр ир-егетнең изге бурычы булып санала иде. Ләкин, замана шаукымы җилләре сәбәплеме, берничә ел дәвамында армия хезмәтеннән качучылар, анда бармас өчен әллә нинди ялган юлларга басучылар хасил булды. Шөкер, соңгы берничә елда әлеге ямьсез күренешләр сирәгәеп бара. 1 октябрьдән армия сафларына көзге чакырылыш кампаниясе...

- Илшат Римасович, хәрби хезмәткә чакыру нинди кануннар нигезендә башкарыла ?

- Хәрби хезмәткә чакыру 53 санлы Федераль канун һәм РФ Президентының "Хәрби хезмәткә чакыру" турындагы Указы нигезендә башкарыла. Сентябрьнең соңгы атнасында Президентның Указы кабул ителгәннән соң, хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башлана. Ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәткә чакыру буенча республикабызда 48 пункт эшли, шуның берсе Мөслим районы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе. Комиссиянең расланган төп составы һәм резерв төркеме бар. Бүген әлеге комиссия үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

- Язгы чакырылыш нәтиҗәләре нинди, алар белән таныштырып үтсәгез иде?

- Язгы чакырылышта Мөслим районыннан 46 егетебез армия сафларына озатылды, ягъни тиешле план тулысынча үтәлде. Армиягә китүчеләр арасында күпчелекне Тойгелде, Түбән Табын, Мәлләтамак, Яңа Усы һәм Мөслим авыл җирлекләре егетләре тәшкил итте.Язгы кампаниядә районыбыз "С" һәм "Д" категориясе белгечлеге булган егетләрне армия сафларына озату буенча югыры бәяләнде. Шулай ук эчке эшләр бүлеге, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты белән тыгыз элемтәдә эшләү буенча да мактаулылар исемлегендә без. Егетләребезнең сәламәтлеге буенча районыбыз күрсәткечләре югары дип бәяләнә, әлеге сан 81,5% тәшкил итә. Армиягә җибәрелгән егетләр арасында, кире кайтучыларның булмавы да эшчәнлегебезгә яхшы бәя бирә. Мөслим районы тагы бер юнәлештә "Иң яхшы эшләүчеләр" исемлегенә кертелде. Ул да булса, шефлык иткән хәрби часть белән даими элемтәдә тору һәм анда хезмәт итәргә егетләр озату буенча. Күпләр бу турыда хәбәрдардыр дип уйлыйм. Без Мәскәү өлкәсе "Сергеев-Поссад шәһәрендәге хәрби часть белән даими элемтәдә торабыз, һәр чакырылыш саен анда барып, Мөслим егетләренең хәлләрен белеп кайтабыз. Бүген анда 20 райондашыбыз хезмәт итә, язгы чакырылышта 9 егетебез киткән иде. Республикабыз шундый 47 хәрби частькә шефлык итә. Әлеге хәрби частьләрдә хезмәт итеп кайткан егетләребез бер дә үкенмиләр, бүген дә армия хезмәтен сагынып искә алалар.

- Илшат Римасович, элегрәк күзәтелгән читләшүләр, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр бармы һәм андыйларга нинди чаралар күрелә?

- Соңгы елларда мондый күңелсез очраклар кимеде дияр идем. Булса да 1% чамасы гынадыр. Мәсәлән, язгы чакырылыш кампаниясе вакытында алдагы елларда армия хезмәтенә бармый калган егетләребез күпләп киттеләр. Чөнки, хәзер кайда гына эшкә керә башласаң да, хәрби хезмәттә булуны шарт итеп куялар. Бүгенге яшьләребез армиягә барудан читләшәләр димәс идем. Киресенчә күбесе диңгез флотында, десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдерәләр. Шулай ук, чик сакчылары гаскәрләренә җибәрүне дә бик еш сорыйлар, ләкин анда контракт нигезендә баручыларны гына алалар. Югары сыйныфларда укучы малалайлар арасында да хәрби уку йортларына китәргә теләк белдерүчеләр артып бара. Алар җәйге каникуллар чорында Минзәлә районында һәм Биектау районы Куркачи авылында урнашкан хәрби лагерьларда ял итәләр, хәрби хезмәт серләренә төшенәләр, үзләрен хәрби булырга әзерлиләр. Мөслим районыннан хәрби уку йортларында укчылар байтак инде. Димәк, бүген вәзгыять үзгәрде һәм Мөслим егетләре бик теләп армия сафларына китәләр дияргә тулы мөмкинлек бар.

- Мөслимлеләр арасында контракт нигезендә хезмәт итүчеләр бармы һәм бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?

- Әлбәттә бар. Бүген Мөслим районыннан 4 егетебез контракт нигезендә хезмәт итәләр. Әле тагын җибәрү мөмкинлеге бар. Бу урында шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 53 санлы Федераль канунга үзгәрешләр кертелде. Элегрәк контракт нигезендә хезмәт итәргә югары белемле яшьләрне генә алсалар, бүген инде урта-профессиональ яки техник белеме булган егетләребез дә контракт нигезендә хезмәт итә ала. Шуңа күрә дә, контракт нигезендә хезмәт итәргә теләге булган райондашларыбызны Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатына мөраҗәгать итәргә чакырабыз.

- Көзге чакырылышта нинди яңалыклар бар һәм нинди эшләр планлаштырыла?

- Көзге чакырылышта 35 егетебез ил чикләрен сакларга китәр дип планлаштырабыз. Шулай ук 200 дән артык 18 яше тулган Мөслимле медкомиссия тарафыннан тикшерү үтәчәк. Медицина комиссиясе район үзәк хастаханәсе базасында эшли, хастаханә коллективының һәм андагы җиһазларның мөмкинлеге тиешле медицина күзәтүе үткәрү өчен тулысынча җитәрлек. Бу кампаниядә 10 егет Сергеев-Поссадка озатылачак. Шулай ук Хабаровск, Свердловск өлкәләренә, Санкт-Петербург, Ульяновск, Белогорск, Чита шәһәрләрендәге хәрби частьләргә дә Мөслим егетләре барыр дип көтәбез. Инде Мөслимлеләр барысы да белә торгандыр, армиягә озату өлешен дә без һәрвакыт матур итеп үткәрергә тырышабыз. Көзге чакырылышта озату урыны "Мөслим йөрәге" скверында булачак. Шулай ук, озату тантанасында әти-әниләр, әби-бабайларның катнашуын көтәбез, аларның хәер-фатихалы сүзләрен дә ишетеп булыр дип уйлыйм. Көзге чакырылышта беренче чиратта югары уку йортларын тәмамлап кайтучылар китәчәк. Гомумән, хәзер армия сафларына бары тик нинди дә булса һөнәр үзләштергән яшьләребез генә алына. Елдагыча армиягә китәргә әзерләнүче егетләребез белән ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да очрашачак. Шулай ук, районыбызда матур традициягә әйләнгән "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен" үткәрү дә онытылмаячак.

- Илшат Римасович, озатырга килүчеләр өчен билегеле бер тәртипләр бармы, китүчеләр һәм озатучыларга нинди теләкләр җиткерәсегез килә?

- Озатучылар өчен дә, китүчеләр өчен дә ниндидер кануннар белән ныгытылган яки кабул ителгән кагыйдәләр юк. Әмма шунысы мөһим, ил чиген сакларга киткәндә үк спиртлы эчемлек эчеп килгән хәлдә яки төрле әшәке сүзләр әйтешеп, сугышып киткән егетләргә ничек итеп корал, тынычлыгыбызны саклауны ышанып тапшырырга мөмкин. Шуңа күрә дә, озатырга килүчеләр дә, китүчеләрдә һәрвакыт аек акылда, тәртипле булырга тиешләр. Шунысы сөендерә, соңгы елларда озатулар вакытында андый тәртипсезлекләр булганы юк, яшьләребез үзләре үк матур итеп китәргә тырышалар. Әле, электән үк килгән традицияләрне саклап, авылдашларын матур итеп озатучы Метрәй, Олы Чакмак, Тойгелде кебек авыл җирлелкәре дә бар. Биредән китүчеләрне һәрвакыт гармуннар белән, матур җырлар һәм җылы теләкләр белән озаталар. Хәзер инде элеккеге заманнардагы кебек егетләрне атлар яки суык, иске автобуслар белән озату юк. Аларны алырга җылы, иркен Икарус автобуслары килә. Казанда хәрби комиссариатта аларга кайсы гаскәрләргә китүләренә карап киемнәр, телефон, барлык кирәк-яраклары булган рюкзаклар бирәләр. Кайсы төр гаскәргә генә китсәләр дә, Мөслим егетләре тәртипле итеп, матур хезмәт итәләр. Газета битләрендә дә, хәррби частьләр тарафыннан килгән Рәхмәт хатларын еш күрергә мөмкин. Бүгенге көнгә кадәр бер генә частьтән дә зарланып яки хезмәт итүче егетләребезнең тәртип бозуы хакында хәбәрләр алганыбыз юк. Армиягә китү, озату мәсьәләсендә шуны гына әйтәсе килә, әби-бабайлардан, әти-әниләрдән калган традицияләребез югалмасын иде. Мәсәлән: егетләребезнең сөйгән кызлары, "Мөслим йөрәге" скверы каршында сөйгәненә "Мин сине көтәрмен" дип чиккән кулъяулыгын бирсә ничек матур һәм күңелле булыр иде. Егетләребез дә, әти-әниләренә, дусларына хатлар язсыннар, һәрвакыт хәбәрләшеп торсыннар иде. Ә озату мәҗлесләре ашап-эчүгә генә корылмыйча, анда өлкән абыйларның, ихтирамга лаек авылдашларыбызның изге теләкләре яңгыраса, яшьләребез өчен тәрбия дә, үрнәк тә буларак хезмәт итәр диясем килә. Илләребез тыныч булсын, ә егетләребез матур итеп хезмәт итсеннәр.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X