Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Археологлар әйтүенчә, Мөслим җирендә элек бик бай халык яшәгән

Түбән Табын авыл җирлегендә 30 июньдә башланып киткән археологик казу эшләре дәвам итә. Район үзәгендәге мәктәпләрдән бертөркем укучылар академик Альберт Борһанов җитәкчелегендә эзләнү эшләрен алып баралар. Укучылар махсус палаткаларда яшиләр.

Археологлар инде кайбер табылдыкларга да тап булган. Экспедициядә катнашучылар әйтүенчә, Мөслим районы җирләре тарихи кыйммәткә ия булган экспонатларга бай икән. 3-4 гасырга туры килүче экспонатларга карап, безнең җирләргә беренче булып аяк басучылар, аларның тормыш рәвеше турында да мәгълүмат алырга була. Альберт Борһанов сүзләренә караганда, Тамьян авыл тирәсендә безнең әби-бабаларыбыз кабилә белән тормыш иткәннәр. "Ык елгасының икенче ярында аларның зиратлары да булырга мөмкин", - ди академик.

Казу эшләре барышында археологлар безнең эрага кадәрге предметлар да тапкан. Борынгы венгер һәм төркиләр кабиләләре, Иртә Тимер гасыры һәм Болгар, Алтын Орда чорлары табылдыклары бу җирләрдә халык бай яшәгәнлеген тасвирлый. Казу эшләрен җәй ахырына төгәлләргә уйлыйлар. Табылдыклар Казанга җибәреләчәк һәм район музеена тапшырылачак. Шулай ук академик Альберт Борһанов район тарихы турында китап чыгарырга ниятли.

Миләүшә Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев