Мөслим-информ

Ана капиталы 2021 елга кадәр озайтыла

2018 елда дәүләт балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән шактый чаралар булдырырга планлаштыра.

Икенче елдан барлык гаиләләргә дә, бер кешенең айлык кереме 1,5 яшәү минимумыннан артмаган очракта, беренче туган балага яшәү минимумынан ким булмаган сумма түләнәчәк. Шулай ук ана капиталын 2021 елга кадәр озайту көтелә. Мохтаҗлыгы булган гаиләләргә ана капиталын ай саен алу мөмкинлеге дә тудырылачак. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2 нче яисә 3нче баласы туган гаиләләр ташламалы шартларда ипотека алу хокукына ия булачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: