Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын тавышлы Илфат

Илфат Сәхбетдинов – Мөслимнең “алтын тавышы”. Аның бәрхет тавыш белән башкарылган “Чакырдың болыннарга”, “Мөслимем”, “Гармунчыга” җырлары һәркемгә яхшы таныш.

Җырларында туган ягына мәдхия дә, Мөслимгә булган чиксез ярату да ярылып ята. Хезмәт юлын культура-агарту өлкәсендә үткәреп, тормышын мәдәнияткә багышлаган шәхес ул. 
Тат. Бүләр авылында Садретдин абый белән Тәгъзимә апаның ишле гаиләсендә, тугыз баланың җиденчесе булып якты дөньяга аваз салган Илфатның җырчы булып китүе юктан түгел. Әти-әнисе дә өздереп җырлаган, бөтен мәҗлесләрдә бәйрәм күрке булган бу гаиләдә Илфат җыр-моң астында үсә. Мәктәпкә кергәнче үк, биш яше тулар-тулмас үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. 
– Әни – тальянда, Илфат абыем гармунда уйный иде. Гармун артыннан үзе күренми дә иде хәтта. Мәктәптә укытучылар үзен бик яраталар иде. Илфат абый һәрвакыт укытучылар белән йөрде, сәхнәдән төшмәде дияргә була. Авылдан-авылга йөреп концерт куюмы, смотр-конкурслармы – абый бер чарадан да читтә калмады, – дип искә ала сеңлесе Сания.
Беренче тапкыр Илфат Сәхбетдинов биш яшендә Тат. Бүләр сәхнәсендә “Авыл көе”н башкара. Авыл халкы малайны алкышларга күмә. Җыр-моңга гашыйк райондашыбыз мәктәптән соң укуын Казан мәдәният институтында дәвам итә. Укуын тәмамлап, юллама белән Иске Вәрәш авылы мәдәният йортына директор булып кайта. Авыл халкын бер йодрыкка туплап, сәнгать дөньясына бик күпләрне гашыйк итеп яши ул.
– Һәр авылда халыкны җыйнап торучы, төрле чараларны башлап йөрүче кеше була. Авылыбыз клубына Илфат Сәхбетдиновны билгеләгәннәр дигәч, сөенечебезнең чиге булмады. Аның җырларын яратмаган кеше бар микән?! Үзе җырлый, үзе гармунда уйный! Шуның өстенә ярдәмчел, тыйнак, максатчан булуы белән аерылып тора иде ул, – ди Иске Вәрәш авылы өлкәннәре.
Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, Илфат Сәхбетдинов хезмәт баскычыннан да югары күтәрелә. 27 яшендә ул район мәдәният йортын җитәкли. Ул эшләгән чорда районның хәзерге мәдәният йорты сафка баса. Фидакарь хезмәтен, үзенә йөкләнгән һәр эшкә намуслы каравын исәпкә алып, аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. Эшләгән чорда ТР Мәдәният министрлыгының күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Ханә апа белән мәктәптә укыганда ук таныш була алар. Бишенче сыйныфтан бер-берсенә гашыйк егет белән кыз институтны тәмамлау белән өйләнешә. Әти-әниләренең “Бик иртә, ашыкмагыз!” дигән сүзләре дә туктатмый яшьләрне. Институтта укыган чорда Алабуга белән Казан арасында мәхәббәт хатлары йөри. Мәктәп елларында бөреләнгән мәхәббәт гомерлек була, диләр. Мәхәббәт җимешләре булган балалары да әти-әниләре юлыннан китә.
– Ханә апа белән Илфат абыйның балалары да тормышларын сәнгать дөньясы белән бәйләде. Тукай районында мәдәният бүлеген җитәкләүче уллары Илнур белән аның тормыш иптәше Алия – танылган җырчылар. Дуэт белән җырлауларын радио аша да еш ишетәбез. Бик сөенәбез! “Мөслимем юкәләре” җыры аша районыбыз данын еракларга тараталар. Кызлары Гөлнар Әлмәт шәһәре балалар бакчасында җыр-музыка дәресләрен алып бара. Әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнгән балалар матур тормыш корды. Инсафлы балалары, “әртист” кебек җор телле оныклары белән дә горурлана ала Сәхбетдиновлар, – ди гаилә дуслары.
Бүгенге көндә Илфат Сәхбетдинов хезмәт юлын Әлмәт шәһәре мәдәният бүлегендә дәвам итә. Әлмәтлеләр аны, яратып, “безнең Илфатыбыз” дип йөртә. Райондашыбызны үз итүләренә ничек сөенмисең?! Хезмәте белән мактаулы, моңлы тавышы белән дан казанган райондашыбызга бүген – 60 яшь! Җырлы-моңлы кеше мәңге картаймый, диләр. Чыннан да, шулайдыр. Бәхеткә төренеп, моңга уралып яшәве, тормыш терәге булган хәләл җефетенең, кадерле балаларының, яраткан оныкларының янәшәдә булуы белән бик бәхетле гомер кичерә ул. Бәхетенең дәвамлы булуы бәхәссез. Аның моңы, кадерле хәзинә булып, балаларының йөрәгендә урын алган!

Лилия Шәймиева.

Фото – Илфат Сәхбетдиновның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X