Мөслим-информ

Алисәдән – тәмле салат

Мөслимдә гомер итүче Алисә Мәрданова әллә нинди тәмле салатлар әзерли. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәбез. 

– Бәйрәмгә яисә туган көнгә барсак, табыннарны хәзер бик күп яңа төрле салатлар бизи. Һәрберебез, интернет челтәреннән алынган яңа төр салатлар ясарга яратабыз. Кореяча кишер белән ясалучы бер төр салатны сезгә дә тәкъдим итәм әле. Бик тәмле һәм сусыл килеп чыга. Иң мөһиме – вакытны да күп алмый. 
Кирәкле ингредиентлар: ярты кило чамасы хәләл тавык ите (филе) 200 граммлап кореяча кишер, 3 йомырка, уртача зурлыктагы 3-4 свежий кыяр, 100 грамм каты сыр, майонез, чама белән тоз. 
Тавык филесын тозлы суда пешерәбез. Ул арада йомыркаларны пешереп, чистартып куябыз. Итне һәм кыярны – шакмаклап, йомырканы озынча итеп турыйбыз. Барысын тирән кәстрүлгә салабыз да, өстенә кыргычтан сыр уабыз. Салатка кореяча кишерне өстибез дә, тәменчә тоз салып, майонез белән болгатабыз. 
Әзер булганнан соң салатны ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: