Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан әзерләнегез

Кышның соңгы аенда яз көне утыртыласы бәрәңге аеруча игътибар сорый. Әгәр утыртыласы бәрәңгене «борынлатасың» икән, бу популяр тамыразык бик яхшы уңыш бирәчәк. 

Февраль – бакчачы өчен шактый кызу эш вакыты. Сезонга әзерләнергә һәм яшелчә чәчәргә кирәк. Шулай ук сакларга куйган яшелчәләрне дә бер кат карап чыгып, черекләреннән аралыйлар. Орлык сатып алыр вакыт. Орлыкларны уңайлы көннәрдә генә чәчәргә кирәк. Моны ай календареннан карап эшләү хәерле булыр. 
Февральдә булачак түтәлләрдә кар тотарга кирәк. Узган ел тамыразыклар үскән урыннарда туфракны кимерүчеләрдән саклар өчен таптап кую мөһим. Бигрәк тә петрушка, суган үскән түтәлләр янында туфракны тыгызлау мәслихәт. 
Кышның соңгы аенда яз көне утыртыласы бәрәңге аеруча игътибар сорый. Әгәр утыртыласы бәрәңгене «борынлатасың» икән, бу популяр тамыразык бик яхшы уңыш бирәчәк. 
Тәрәзә төбенә суган утыртырга мөмкин. Салат һәм укроп кебек яшелчәләр исә өегезгә матурлык биреп торыр. Бу айда орлыкларны тишелүчәнлеккә сынап карасагыз да була. Начар тишелүчеләр булса, өстәмә орлык сатып алырга кирәк. Орлык белән бергә үсентеләр өчен субстрат сатып алырга да онытмагыз. 
Орлыкларны махсус әзерләнгән тартмаларга яки азык-төлектән бушаган савытларга, банкаларга яки торфлы банкаларга чәчәргә була. Тәрәзә төбендә тормасалар, үсентеләрне өстәмә яктыртырга, ә тәрәзә төбендәгеләренә исә, кояштан саклау өчен, тәрәзә пыяласына экран куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X