Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар – җир сугаручылар

Июньнең беренче якшәмбесендә Мелиораторлар көне билгеләп үтелә.

Мелиорация латинчадан “җир ландшафтын яхшыр­ту” дип тәрҗемә ителә. Ме­лиорация – җирнең туфрак, агроклимат, гидрологик шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар ком­плексы.

Җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация” Мөслим пред­приятиесе” җәмгыяте уз­ган ел “Афзалов” фер­мер хуҗалыгында сазлы­клы җирләргә киптерү уз­дырган. Бу эш 340 гектар мәйданда башкарылган. 15 километрдан артык озын­лыкта полиэтилен торба са­лып, чәчүлек җирләр ясал­ган. Моннан тыш Ольгино бу­асында су басуга каршы ча­ралар эшләнгән. Җәмгысе 240 кубометр мәйданда бе­тон эшләре башкарылган – су ташлагыч ясалган, задвижка­лар алыштырылган.

Быел Ольгино буасын­да максатчан федераль про­грамма нигезендә рекон­струкция эшләре башлан­ды. 90 млн сумга бәяләнгән эш ике елга планлаштырыл­ган. Быел биредә 13 километр озынлыгында полиэтилен торба салыначак, насос стан­циясе төзеләчәк. Сигез урын­да “Казанка-7” әйләнмә агре­гаты урнаштыру күздә тоты­ла. Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләрендәге ике фер­мер хуҗалыгында – 630 гек­тарда сугару системасы ясау каралган.

Хөкүмәтнең икенче про­граммасы буенча Ольгино бу­асын ләмнән, лайдан чистар­ту һәм тирә-юнен куаклы­клардан чистарту планлаш­тырыла. Бу эш октябрь-но­ябрь айларында башланачак.

Сугару, киптерү система­ларын эшләү өчен, әлбәттә, техниканың да заманча бу­луы кирәк. “Мелиорация” Мөслим предприятиесе” уз­ган ел чылбырлы чит ил экс­каваторы алган. Быел яңа полиэтилен эретеп ябыш­тыру аппаратын алганнар. Техника – яңа, ә эшчеләр – тәҗрибәле. Бульдозерчы Фаяз Сөләйманов, кранчы Дамир Вәлиев, экскаватор­чы Ярулла Лотфуллин, про­раб Разин Гайнетдинов, эре­теп ябыштыручылар Рафик Даутов, Илдархан Басыйров, полиэтиленны эретеп ябыш­тыручы Фәнис Фәттахов, төзүчеләр Илмир Гыймаев, Варис Харисов, Марат Зин­нуров – оешманың горурлы­гы. “Егетләр сыната торган­нардан түгел, – ди җәмгыять җитәкчелеге. – Алар белән су­лар кичәргә була!”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X