Мөслим-информ

АКТУАЛЬ ӘҢГӘМӘ: Караучысыз калган өлкәннәр нинди шартларда тәрбияләнә?

Караучысыз калган яки физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кайберләре гомерләренең соңгы көннәрен картлар һәм инвалидлар йортларында үткәрергә мәҗбүр. Алар нинди шартларда тәрбияләнә? Туганнарыннан аерылган өлкәннәрнең тормышын тулы канлы итү өчен нинди чаралар күрелә? Болар хакында район картлар һәм инвалидлар йорты директоры Гөлнар Хантимерова белән әңгәмә кордык.

     – Гөлнар Гарифьяновна, картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрнең контингенты нинди?
     – Узган ел республикабыз районнарыннан җыелган 60 кешегә социаль хезмәт күрсәттек. Аларның 9ы вафат булды,1 кеше – үз йортына, 1се икенче интернатка күчерелде, 1 өлкән кеше гаиләдә тәрбияләү проекты буенча гаиләгә күчерелде. Интернатта бүген 50 кеше тәрбияләнә (25 ир-ат, 25-хатын кыз). Шулар арасыннан 2 кешегә тулысынча түләүле хезмәт күрсәтелә, 30 кеше – инвалид. Безгә өлкәннәр төрле сәбәпләр аркасында килә. Алар баштагы чорда күңелләре китек, үзләрен яклаучысыз, җәмгыятькә, туганнарына кирәксез итеп тойган, үз эчләренә бикләнгән хәлдә булалар. 
       – Аларга хезмәт күрсәтү өчен белгечләр һәм эшче персонал җитәрлекме?
       – Коллективта 24 кеше эшли. Бүгенге көндә оешмада югары категорияле – ике һәм беренче категорияле бер медицина хезмәткәре бар. 5 няня, 0,25 штатта бер терапевт хезмәт куя. Моннан тыш, психолог, мәдәни чаралар оештыручы хезмәткәр эшли. Алар бездә тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерүдә, аларның сәламәтлекләрен ныгытуда булышалар, психологик ярдәм күрсәтәләр, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Абый-апаларга вакытларын файдалы үткәрү, тормышның ямен-тәмен тоеп яшәү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Алар район үзәк хастахнәсендә күрсәтелүче бөтен төр медицина хезмәтләреннән дә файдаланалар, республика хастаханәләрендә дәвалану мөмкинлеге дә бар.
      – Гөлнар Гарифьяновна, оешма эшчәнлегенең төп күрсәткечләре нидән гыйбарәт? Хезмәт күрсәтүнең төп юнәлешләре белән таныштырсагыз иде.
      – Эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләре – Федераль, региональ кануннарга таянып хөкүмәт заданиеләрен үтәү, менеджмент сыйфатын күтәрү, эшче-хезмәткәрләрне аттестацияләү, социаль хезмәт күрсәтүдә инновацион ысуллар куллану. Бәйсез бәяләү буенча комиссия нәтиҗәләре буенча узган ел район картлар һәм инвалидлар йортының республикадагы 26 учреждение арасында беренче өчлеккә керүе хезмәтебезгә иң зур бәя булып тора. Район җитәкчелеге интернатның яшәеше белән даими кызыксынып, игътибар үзәгендә тота. Өлкәннәребезне, инвалидларны сөендергән, аларга бәхетле мизгелләр бүләк иткән мәрхәмәтле райондашларыбызга, концерт номерлары белән килгән балаларга да рәхмәтебез чиксез.
      Барлык мөһим даталарны, календарь бәйрәмнәрне, интернатта тәрбияләнүчеләрнең туган көннәрен билгеләп үтәбез. Күп кенә мәдәни чараларны район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, “Мизгел” яшьләр үзәге волонтерлары, балалар сәнгать мәктәбе, Мөслимдәге мәктәпләр укучылары һәм укытучылары, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы, “Рябинушка” рус халык фольклор ансамбле белән берлектә үткәрәбез. Абый-апаларыбыз республикада, районда үткәрелгән чараларда актив катнашалар. 
     – Хезмәтегез бик тә җаваплы һәм үзенчәлекле булуга карамастан, иҗтимагый эшчәнлеккә дә вакыт табасыз, дип беләбез.
     – Әйе, коллективыбыз бердәм һәм тату. Уртак тырышлык бушка китми. Әйткәнемчә, республикада беренче өчлеккә кердек. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-конкурсында картлар һәм инвалидлар йортының фольклор ансамбле икенче урынга лаек булды. Коллективыбыз район смотр-конкурсында да уңышлы чыгыш ясады. III дәрәҗә диплом һәм премия белән бүләкләнде. “Лукоил” компаниясенең социаль һәм мәдәни проектлар республика конкурсында ел саен диярлек катнашып, җиңү яулыйбыз. Узган ел, “Старость в радость” дигән социаль-мәдәни проект белән катнашып, җиңүгә ирештек. Үзем “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы директоры” Бөтенроссия конкурсының республика этабында 124 стационар учреждение җитәкчесе арасында өченче урынга лаек булдым. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмибез: яңа бәйгеләргә әзерләнәбез. Алда учреждение территориясен төзекләндерү, яшеллләндерү бурычы тора. Моннан тыш та ниятләгән эшләребез күп. Шулай да төп хезмәтебез үзебездә тәрбияләнүче инвалидлар, өлкәннәргә тиешле тәрбия бирү, мәрхәмәтлелек күрсәтү икәнен бер генә минутка да онытмыйбыз. 
      Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.
      Фото – Матбугат үзәге архивыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: