Мөслим-информ

Ахыры аяныч бетмәсен!

Хәзер халык гөмбәне көз көне генә түгел, җәен дә күпләп җыя. Бигрәк тә җәй яңгырлы килсә. Кайчан җыю мөһим түгел, гөмбәләрне белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. Гөмбә азотлы матдәләргә, бигрәк тә аксымга бай. Анда фосфор микъдары балыктагыдан аз гына кимрәк. “Урман деликатесы” никадәр генә кызыктырса да, гөмбә белән агулану очракларының күп булуын да онытмаска кирәк. Агулы гөмбәне аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин.

Белеп җыю, дөрес эшкәртү мөһим

Белгечләр ашарга яраклы гөмбәләрнең дә зыянлы булу ихтималын искәртә. Олы юл буйларында һәм экологик яктан чиста булмаган урыннарда үскән гөмбәләр барлык химикатларны, токсиннарны үзенә туплый, ашаганда агулану китереп чыгара. Шуңа күрә гөмбәне җыйганда да, сатып алганда да сак булыгыз.

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан соң күзәтелә: селәгәй бүленеп чыгу арта, күздән яшь ага, саташу, галлюцинация күренешләре башлана, күз күрүе начарлана. Төссез поганка һәм кәҗә гөмбәсе белән агуланганда, 6-12 сәгатьтән соң ашказанында көчле авырту барлыкка килә, күңел болгана, кеше туктаусыз коса башлый. Поганка һәм чебен гөмбәсе белән агуланган очракта симптомнар охшаш була: көчле сусау, көзән җыеру, бөер һәм бавыр эшчәнлеге бозылу күзәтелә. Агулану билгеләре иртәрәк һәм 2-3 тәүлек үткәч кенә дә күренергә мөмкин. Ашказаны борчып тора. Күпмедер вакыттан хәл яхшырган кебек була. Әмма аңа карап кан чистармый, бавырга да зыян килә. Йөз саргая, уң як кабырга асты авырта, бавыр зурая. Тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, кеше, аңын югалтып, комага китәргә дә мөмкин.

Гөмбәне эшкәрткәндә дә саклык чараларын күрү кирәк. Банканы герметик металл капкач белән япмаска. Гөмбә салынган банкага һава кереп торырга тиеш. Банка яхшылап стерильләштерелмәсә, ботулизм чире килеп чыга. Бу чир вакытында да хәл бетә, баш авырта, күңел болгана, күз аллары караңгылана, тавыш карлыга, үзәк нерв системасына зыян килә. Кешенең гомеренә куркыныч яный.

Агуланганда беренче ярдәм

Гөмбә белән агулану билгеләре күзәтелгәндә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб килеп җиткәнче, зыян күрүчене урынга яткырырга, кечкенә йотымнар белән тозлы салкын су, салкын чәй яисә кофе, шулай ук сөт бирергә мөмкин. Бакчада, табигать кочагында икәнсез, тизрәк ашказанын юдырырга кирәк. 5-6 стакан су яки сөт эчегез. Сыек кына ясалган сода яки марганцовка эремәсе дә ярый. Үз ихтыярың белән косарга тырышырга кирәк. Моны берничә мәртәбә кабатларга. Алты төймәдән дә ким булмаган активлашкан күмер яки утын күмерен суда эретеп эчәргә мөмкин. Эч йомшарткыч дару эчүнең, клизма ясауның да файдасы бар. Ашказанын юдырганнан соң, ятып торалар. Башка салкын компресс, аякка җылыткыч (грелка) куярга кирәк.

 

Район үзәк хастаханәсе профилактика кабинеты.

Фото - pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: