Мөслим-информ

Ак чәчәкләр тапланмасын

Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укымаган кеше сирәктер. Сайлаган һөнәрем табиб булмаса да, әлеге китапны берничә кат укыдым Кайбер урыннарын яттан белсәм дә, барыбер бик еш кулыма алам аны.

 

Әсәрдәге табиб-профессорлар Әбүзәр Гиреевич, Габделкәрим Чалдаев, Маһирә Хәбировна, Мансур, Юматшаның һәм Гөлшәһидәнең авыруларга карата мөнәсәбәте, чиннарына карамыйча, аларны аякка бастыру өчен көн-төн хезмәт куюларына сокланмый мөмкин түгел. “Ул бит инде кайчан!” дияр кайберәүләр. Ә бит ул чорда дәвалау мөмкинлекләре бүгенге белән чагыштырганда күпкә түбән булган: авыруга тиз арада диагноз кую өчен кирәкле җиһазы, дәвалау өчен даруы, уколы да булмаган.

Ә бүген? Бүген хастаханәләрдә нинди генә җиһаз-җайланмалар, мөмкинлекләр юк?! Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсенә ил, республика җитәкчелеге тарафыннан бик зур игътибар бирелә, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту белән бергә хезмәт хаклары да артып тора.

Әллә кая барасы түгел: Мөслимебез хастаханәсе дә хәзер шәһәрнекеннән ким түгел. Җирлегебезгә килгән дәрәҗәле кунаклар да, заман таләпләренә туры китереп үткәрелгән реконструкцияне күреп, соклануларын яшермиләр. Авыруларны кабул итү өчен дә, дәвалану өчен дә бөтен мөмкинлекләр дә бар биредә. Бинаның зәвыклы итеп бизәлүе дә авыруларда сәламәтләнүгә өмет уята. Әмма... Татарның шушы каршы куючы теркәгече бөтен яхшылыкка, матурлыкка киртә куймаса!..

Адәм баласы хастаханәгә бармый тормый: я үзе, я якыны авырып китә. Быел үземә дә бәлагә юлыккан туганымны берничә тапкыр хастаханәгә алып барырга туры килде. Шул вакытта үзәгемә үткән нәрсәләр әле дә булса җанга тынгы бирми.

Беренче баруыбызда ашыгыч ярдәм бүлеге аша кердек. Рәхмәт бүлек хезмәткәрләренә: тиз арада беренче ярдәм күрсәтеп, табиб-хирургка алып керделәр, рентген кабинеты ишек төбенә кадәр озатып куйдылар. Снимокны алып, хирург кабинеты ишек төбенә килеп утыргач башланды хәлләр. Җәйге чор булу сәбәплеме, әллә башкасымы – кабинет ишек төбендә дистәгә якын кеше чират тора, бездән соң да авырулар килүен дәвам итте. Әмма табиб егетнең моңа исе китмәве генә күпләрдә борчу тудырды һәм ачуны кузгатты. Табибыбыз, бер кешене кабул итеп, имзасын куя, мөһерен суга да чыгып китә. Кайдадыр йөреп килеп, тагын бер авыруны кабул итә дә чыгып китә. Янымда утыручы хатын-кыз да авылдан килгән иде. Көндезге бердән бирле көтә икән. Сәгать ике дә тулды, өч тә... Табиб исемен йөртүче егетебез, яныбыздан берничә тапкыр узуга карамастан, әлеге ханымга берәр күтәрелеп караса, я булмаса: “Әз генә түзегез инде, хәзер чакырам”,– дисә дә аңларга тырышыр идек. Ханым:

– Болай да куркып кына килгән идем, кайтып китәрмен инде, – дип, җыена ук башлады. Аны уеннан кире кайтару исәбе белән:

– Ашыкма әле, бәлки ул сине танымый гынадыр. “Керимме” дип кара әле, – дим.

– Нишләп танымасын, кичә кабул итүдә булдым. Үзе бүгенгә чакырды бит, – диде ханым.

Беләсе иде: авыртудан сызланып яки борчылудан елар хәлгә җиткән авырулар яныннан узганда табиб нәрсә уйлый икән? Сүз дә юк, аның башка эшләре дә күптер, мәшәкатьләре дә бардыр. Әмма ул иң элек авыруга ярдәм күрсәтергә бурычлы түгелмени?

Ишек төбендә өч сәгатькә якын торганнан соң кердек без табибка. Ул рентген снимогын карады да, бәйләргә кушып чыгарып җибәрде. Фәлән кабыргасы сынган туганыма борылып та карамады хәтта. Кабинетыннан чыккач: “Авыру бит мин түгел, абыем иде!” дип, бар бинаны яңгыратып, кычкырасым килде. Хастаханәдән кайткач та анда күргәннәрем хакында озак уйланып йөрдем. Ярый әле туганымның әрсез, усаллашу юлына басарга әзер торган кешесе – мин бар. Ә бер ярдәмчесез авыру әби яки бабай булса, ул нишли ала? Авыл кешесе хастаханәгә болай да, түзәр хәле калмагач, инде соңгы чиккә җиткәч кенә килә бит ул. Мондый караш белән очрашканнан соң, ул табиблар янына нәрсәгә өметләнеп килсен?!

Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында да табибларның игътибарсызлыгы, дорфалыгы хакындагы тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Ул сүзләр бигрәк тә яшьләргә, республика программасы буенча миллионнар алып, районга кайткан участок табибларына адреслана. Хастаханәдә озак еллар хезмәт куйган, әле бүген дә авыруларга йомшак мөгамәләләре, алган белемнәре һәм туплаган тәҗрибәләре белән ярдәм күрсәтүче хирург Лидия Крымова, акушер-гинекологлар Люция Идрисова һәм Айгөл Нассерга, педиатрлар Мәдинә Сәлимовага, Флүр Хановка һәм башкаларга ихтирамым чиксез. Күп райондашларыбыз аларга шундый ук мөнәсәбәттә. Кардиолог Тәнзилә Зиннурова, хастаханәнең баш табибы Рамил Морзаханов та һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Яшьләр арасында да юк түгел андыйлар. Шуңа мисал. Бер танышым стоматология бүлегенә теш яматырга барган. “Андагы табибларның йомшак мөгамәләсенә эреп китәсең. Балалар стоматологы Айзат Шәймәрданов, яшь кенә булса да, шулкадәр бирелеп эшли, бөтенесен аңлата, тешләрне саклау өчен киңәш-тәкъдимнәрен бирә. Ишек төбендә бала-чага аның янына керергә атлыгып тора. Авыртмаган тешеңне яматыр өчен дә барып утырырсың, билләһи”, – ди ул.

Туганымның хәленә килсәк, абыем, авыртуына түзә алмагач, хирургия бүлеге мөдире Рамил Хәйретдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул исә, соңга калынган булса да, тиешле уколларын, даруларын язып бирде, рәхмәт аңа. Авырту-сызланулары бетмәгәч, бер атнадан кабат хастаханәгә бардык. Иң элек, авыруның амбулатор картасын алу өчен, участок табибы бүлмәсе ишек төбендә берникадәр утырырга туры килде. Иртәнге сигез тулганчы ук табибны көтүчеләр байтак җыелган иде. Янәшәмдә утыручы агай белән сөйләшеп киттек.

– Икенче көн киләм инде, әле дә булса участок табибын очрата алмыйм. Я җыелышта ул, я киңәшмәдә. Табибларны ни дип көне буе җыелышларда утырталар икән?! Аңламассың. Мин йөрәк белән исәптә торам, тыным да бетә. Хет бер тапкыр тыңлап, яисә кан басымымны үлчәп караса?! Күтәрелеп тә карамый бит ичмасам, – дип зарланып алды.

Әлеге агайның сүләренә ышанмас та идем: үзебез дә, хастаханәгә ике тапкыр килеп тә, участок табибын күрә алмадык. Ул булмаганда, ерак авылдан килгән авыруны башка табиб кабул итә аладыр, югыйсә.

Әле күптән түгел генә икенче бер туганым Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә (БСМПда) дәваланып кайтты. Ул андагы табибларның игътибарлы, авыруларга карата ихтирамлы булуларын сөйләп туя алмый. “Алар өлкән буын табиблардыр шул” ,– диюемә:

– Юк, анда да бездәге кебек үк яшь белгечләр бик күп. Аларга хезмәт урыннары кадерле. Авыруларга һәрнәрсәне аңлаталар, йөзеңдә әз генә борчылу күрсәләр, сәбәбен ачыкларга ашыгалар. Бар теләкләре – авыруга тизрәк тиешле ярдәм күрсәтү, – ди ул.

БСМПда дәваланып кайткан авылдашларымнан, танышларымнан да уңай фикерләр ишеттем. Телгә алынган вакыйгалар бер минем белән генә булса, субъектив фикер дияргә җирлек туар иде. Хезмәттәшләрем арасында да, поликлиникага барып та, ярдәм ала алмыйча кайтучылар, дорфа мөнәсәбәткә юлыгучылар бар. Үз аякларында йөргән җирдән сөйләшә, урыныннан да кузгала алмас хәлгә килгән танышымны караганнан соң, участок табибының: “Әбине хастаханәгә салырлык бернинди сәбәп тә тапмыйм” диюен ничек аңларга? Берәү “Олигофрения в стадии дебильности” диагнозы белән 54 ел (!) исәптә торучы туганын алып баргач: “Мин моны беренче тапкыр күрәм, ул, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗмы соң? Иртәгә дә алып килегез әле,” дигән участок табибына нинди дәлилләр китерергә? Ул бит мондый диагнозлы авыруларны көйләү, йөртүнең ни дәрәҗәдә авыр булулын яхшы белергә тиеш. Болар хакында яза башласаң, туктап булмас кебек. Шушы урында нокта куеп торырмын, ахры. Күңел яхшыга өметләнә, позитивны гына күрергә тели.

“Ак гөлләрдән җан җылысы алып,

Йөрәкләргә саласы иде”, – дип, бер кычкырып җырлыйсы килә. Хөрмәтле яшь табибларыбыз, сез шундый матурлар! Ак халат сезне тагын да күркәмрәк итә. Күңелләрегез дә ак булып, эчке дөньягызны авыруларга карата ихтирамлы, итәгатьле мөнәсәбәтегез белән тулыландырасы иде. Ак чәчәкләрнең таҗлары тапланмасын иде

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: