Мөслим-информ

Агулы уенчыклар

Балачакны матур уенчыклардан башка күз алдына да китерүе кыен. Һәрбер әти-әни баласына иң матур, иң яхшы уенчык алырга тырыша. Тик уенчык сатып алганда аның сәламәтлек өчен зарарсыз булу-булмавы хакында гына уйлап бетермибез бугай.

Балачакны матур уенчыклардан башка күз алдына да китерүе кыен. Һәрбер әти-әни баласына иң матур, иң яхшы уенчык алырга тырыша. Тик уенчык сатып алганда аның сәламәтлек өчен зарарсыз булу-булмавы хакында гына уйлап бетермибез бугай. Бу мәсьәләгә мин, бәлкем, битараф та калган булыр идем. Тик уенчык проблемасы үзәгемә үткәч, язмыйча калу башкаларны кисәтмәүгә тиң булыр төсле тоелды. 
Ике яше тулып киткән улыма кибеттән сатып алынган пистолет безгә ике-өч айга сузылган ютәл бүләк итте. Әйтергә кирәк, әлеге уенчыктан башка улым йокламады да, ашамады да. Бер кулында аш кашыгы булса, икенчесендә – шул зәһәр уенчык. Хәтта ул аны үзе белән мунчага да алып барды, йоклаганда мендәренә дә салды. Кыскасы, уенчыкны баладан аерып алып булырлык түгел иде. Кисәк кенә башланган ютәлне бетерү өчен нинди генә дару сатып алмадык та, нинди генә халык медицинасы чаралары кулланып карамадык. Ютәл, киресенчә, көчәйгәннән-көчәя генә барды. Соңыннан әлеге ютәл миңа, аннары әтисенә дә күчте. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлау өчен миңа баламның уенчыгын – пистолетны иснәп карау җитте. Бу ис башларны әйләндерә, бума ютәл белән интектерә башлады. Уенчык яшен тизлеге белән чүп чиләгенә очты. Берәр атнадан баланың ютәле дә басылды. Тик сабыйны тынычландырам димә, уенчыгын сорый, елый, көйсезләнә. Башкасы белән алдарбыз дип, кибеткә киттек. Уенчыкларны борынга китерәм: яртысында диярлек шул ук башны әйләндергеч ис булуы ачыкланды. Үзебездә җитештерелгән уенчыкларның әллә артык чуар булмавы, әллә гадилеге ошамады. Кибеттән буш кул белән кайттык. Балалар бакчасына йөрүче кечкенә Гамиләнең әнисе Ләйлә белән күрешкәч, аларның өендә дә шул ук проблема булуы ачыкланды. Кызның курчагы ютәл өстенә сабыйга конъюктивит авыруы да алып килгән. Табиблардан алган белешмәләрдән күренгәнчә, тигез җирдә генә проблема тудырмыйм булып чыкты. Уенчык белән “агуланып” хастаханәгә китерелгән балалар аз түгел икән! 
“Кызганыч, бик күп әти-әниләр уенчыкның сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин булуын аңлап бетерми. Ник дигәндә, уенчыклар составында әзерләү технологиясендә куллану тыелган химик матдәләр булуы ихтимал. “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре ачыклавынча, чит илдән ялган юл белән кертелгән уенчыкларда Менделеев таблицасындагы элементларның яртысын табарга була. Погремушкалар, туплар, курчаклар, конструкторлар составында мышьяк, фенол, терекөмеш, хром, кадмий кебек агулы элементлар тупланган. Ул матдәләр баланың үпкәсенә утыра, бөерендә, талагында, бавырында җыела, ашказаны-эчәк юлларын зарарлый. Мондый уенчыклар хәтта үлем очракларының сәбәбе дә була ала”, – ди район үзәк хастахәнәсенең баш табиб урынбасары Рамил Морзаханов. Иң аянычлысы – уенчыкларның күп өлеше иң кече яшьтәге сабыйлар өчен бит әле! Нәни кулындагы тәтәйне авызга каба һәм агу туп-туры организмга эләгә. 
Балаларны куркыныч уенчыклардан ничек сакларга соң? Кибетләрдә сатылучы уенчыкларның күбесе чит илләрдән кертелгән. Аларның 80 проценты Кытайда җитештерелгән. Польша, Белоруссия, Азия илләреннән китерелгән уенчыклар үзебездә җитештерелгәннәргә урын бирми. Ник дигәндә, бәяләр тешләшә. Сатучыга да, сатып алучыга да очсыз кытай уенчыгы белән сәүдә итү отышлырак. Белгечләр кисәтүенчә, агулы уенчыкларга хәтта эре сәүдә үзәкләрендә дә юлыгырга мөмкин. Югары бәя һәм танылган бренд та уенчыкның иминлеген гарантияли алмый. Шулай итеп, уенчыкны сайлап ала белү дә мөһим булып чыга түгелме?! Баланың сәламәтлегенә бармак аша карамыйк. Уенчыкның тышкы кыяфәте аның зарарсыз булуына нигез була алмый. Ялтыравык, купшы матурлык артында күңелсезлекләр торуын онытмагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: