Мөслим-информ

Агротехник срокларда

 “Агросила” холдингы составындагы бөртекле һәм техник культуралар игү белән шөгыльләнүче “Намус” агрофирмасы бөртеклеләр урагын районда беренчеләрдән төгәлләде.

Дүрт ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында эш оештыруның матур үрнәген күрсәтеп килүче агрофирма басуларында быел 1615 гек­тарда “Раушан” сортлы арпа игелде. Аның һәр гектарыннан уртача 30 центнер уңыш алын­ган. Башка елларда да югары табыш китерүче маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек биргән агрофирмада быел бе­ренче тапкыр орлык өчен гор­чица үстергәннәр. Әлегә аны сату күздә тотылмый: чәчүлек орлык өчен салып, киләсе елда горчица мәйданнарын тагын да арттырырга планлаштыра­лар.

– Көнбагыш культурасын 4040 гектарда үстердек. Аның иртә өлгерешле “Пионер”, “Метеор”, уртача өлгерүче “Санай” һәм “МАС 80” сортла­рын чәчкән идек. Алар инде тулы өлгереш фазасына кер­де. Сентябрь ахырында урып-җыюга керешәчәкбез. Техни­ка да, механизаторларыбыз да җитәрлек, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кашафетди­нов.

Намуслылар быел урак­ны 22 августта башлаган иде. “Агросила”дан килгән җиде комбайн, көн саен 150 гектарда урып-җыю эшләре башкарып, сентябрь башында бөртекле культураларны алып та бе­терде. Агрофирмада шундый язылмаган закон яши: иген ба­суларына КамАЗ кебек йөк ма­шиналары керергә тиеш түгел. Чөнки җир тапталып, киләчәк уңышка шактый зыян китерә, диләр. Шуңа күрә комбайн­нардан кала басуга чылбырлы тракторлар гына кертелә. Быел да ашлыкны ындыр табагына “Джон Дир” тракторларына тагылган “Флигель” арбала­ры белән кайтарганнар. 35әр тонна икмәк сыйдырышлы арбалардан ашлыкны КамАЗ машиналары туры элеваторга илткән.

Басуда эшләүчеләргә бөтен шартлар да тудырылган. Агрегатларга техник хезмәт күрсәтү, ягулык салу, механи­заторларны ашату басуда оеш­тырылган. Пешекчеләр Ләйлә Нигъмәтуллина һәм Саҗидә Сибгатуллина көнгә дүрт тап­кыр кайнар аш әзерләгән. Агрофирма җитәкчелеге хуҗалык эшләрендә катнашу­чы тырыш механизаторлары белән дә горурлана. Мөнәвир Камаев, Нияз Галимов, Мар­сель Солтанов, Азат Латыйпов, Александр Леснов кебек бул­сынга эшләүче хезмәтчәннәр белән таулар күчерергә була, ди алар. Ындыр табагын­да һәм басуда сезонлы эштә йөрүчеләр дә дилбегә кактыра торганнардан булмаган.

Агрофирмада киләсе ел уңышына нигез салуга да зур игътибар бирелә. 2556 гектарда “Скипетр” сортлы көзге бодай чәчүне агротех­ник срокларда башкарган­нар. Чәчкәндә тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гек­тарга 60 кг исәбеннән диаммо­фоска да кертелгән.

– Агрофирмада чәчү әйләнешен саклау максат итеп куелды. Чәчү структу­расын формалаштырганда культураларның элгәрләренә игътибар итәбез. Киләсе елда көзге культуралар белән бергә зур мәйданнарда арпа, гор­чица үстерәчәкбез. 2021 елда шикәр чөгендере үстерү өчен җир әзерләү дә күздә тотыла, – ди Эмиль Кашафетдинов.

Тиз өлгерешле “Рапсодия” сортлы горчица культу­расына азык-төлек сәнәгатендә дә, техник үсемлек мае буларак, сәүдә базарында да сорау зур. Өстәвенә горчи­ца туфрак өчен ышанычлы фитосанитар ролен дә үти: гөмбә авыруларын бетерә, җирне органик матдәләргә баета. Бөртеклеләр өчен иң яхшы элгәр дә исәпләнә.

Әлфинур НОГМАНОВА.

Эмиль Кашафетдинов фотосы.

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: