Мөслим-информ

Афәрин, Эльза!

Республика яшьләр “Чиксез талантлар фестивале” үтте. Бу – инвалидлыгы булган һәм булмаган 14-35 яшьлек яшьләр өчен инклюзив проект.

Тугаш кызы Эльза Хисамиева әлеге проектта үзе иҗат иткән шигырьләр, җырлар һәм кул эшләре белән катнашты. Райондашыбыз “Матурлык – детальләрдә” номинациясендә җиңү яулады һәм җиңүче дипломы белән истәлек бүләгенә лаек булды. Эльза әлеге проектта икенче тапкыр катнашты. Райондашыбыз узган ел да әлеге бәйгедән җиңү белән кайткан иде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: