Мөслим-информ

Бу көнне Мөслимдә

Дусларга сүзем бар. Без, классыбыздагы 16 малай, һич икеләнмичә, СПТУга кабул итүләрен сорап гариза яздык. Уналтыбыз да бер группада укыдык.

1985 ел.

29 июнь

Дусларга сүзем бар

Без, классыбыздагы 16 малай, һич икеләнмичә, СПТУга кабул итүләрен сорап гариза яздык. Уналтыбыз да бер группада укыдык.

Училище тормышы кызыклы һәм мавыктыргыч. Социалистик ярыш оештырылган. Беренче курсны тәмамлаганда барлык күрсәткечләр буенча группабыз беренче урынны алды. Львов шәһәренә туристик пу­тевка белән бүләкләндек. Шул ук елны мин Чехословакиягә барып кайттым.

Р. Ногманов.

Башлап үзебез кайгыртабыз

Безнең Катмыш товарлыклы- сөтчелек комплексы да унынчы классны тәмамлап килгән егет һәм кызлар хисабына ел саен тулыла­нып тора. Хәзер анда яшь савым­чылар гына да – 11. Үзара ярышып, ярдәмләшеп эшлибез.

Фирая Хаҗиева, комплекстагы комсомол группасы җитәкчесе. Киров исемендәге колхоз.

Дөнья чемпионатына – Прагага

“Прагага хоккей чемпионатын карарга барасың” дигән хәбәрне ишеткәч, мин ышанмый тордым. Физ­культура һәм спорт өлкәсендә актив­лыгым өчен ВЛКСМ райкомы мине пу­тевка белән бүләкләде.

Чемпионатка бару, социалистик Чехословакия, аның башкаласы белән танышу миндә мәңге онытылмаслык тәэсир калдырды.

Т. Ханов,

Метрәй урта мәктәбенең физ­культура укытучысы.

2 июль

Сания өлеше

Гражданнардан договор нигезендә сөт сатып алу буенча уз­ган айда безнең авыл советы берен­челекне яулады. Әлбәттә, бу уңышта сөт җыючы Сания Хаҗиеваның өлеше зур. Ел башыннан 450 центнердан ар­тык продукт җыелды. Мәсәлән, авыл советы башкарма комитеты пред­седателе Клара Шәйхәйдәрова 890 килограмм сөт сатты. Мөшәрәфә Шәйхуллина, Миңсылу Сәлимова, Мәрфуга Шәйгәрданова, Тәскирә Нәгыймова гаиләләре 890-700 кило­грамм продукция тапшырдылар.

Җ. Сибаева,

Әмәкәй авыл советы башкар­ма комитеты секретаре.

4 июль

Печәнчеләр янында

Бер читтә кибән куйгыч агрегат хәрәкәт итә. Заһит Мөхәммәтҗанов җыеп куйган печәнне озак еллар механизатор булып эшләүче Өлфәт Миргазизовның ПН-0,8 төягече та­шучы транспортка төйи. Терлек азыгы җитештерү цехы начальни­гы Илдар Шәмсетдинов эшнең бары­шы белән таныштырды. Күпьеллык үлән 113 гектар били. Мәйдан чабы­лып беткән, җыеп кына алырга кирәк. Мелиорацияләнгән җирләрдән фай­далану буенча район хуҗалыкара производство берләшмәсенең ярдәме зур. Коллектив кешеләр белән дә, тех­ника белән дә ярдәм итә.

Л. Садриева, махсус корреспондентыбыз.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: