Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә

Ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Быел бу дата 9 ноябрьгә туры килә.

Беренче тапкыр 1989 нчы елның 9 ноябрендә бәйрәм ителде. Аның төп максаты - киң җәмәгатьчелекнең игътибарын продукциянең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатына җәлеп итү. Товарлар кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга, кулланучыларның иҗтыяҗларын һәм өметләрен тулысынча акларга тиеш.

Сыйфат төшенчәсе тормыш дәрәҗәсе төшенчәсе белән - әйләнә-тирә мохитне саклау, кешенең физик сәламәтлеге һәм психологик комфорт белән тыгыз бәйләнгән.

Европа сыйфат атналыгы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларынада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар базарында төрле хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат бирүне арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар оештырыла. 2-35-05 телефоны аша һәркем үзенең фикерен җиткерә, оешмаларның хезмәтен бәяли, тәкъдимнәр җиткерә ала.

Назыйф Гыйзетдинов,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X