Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 майдагы бәйрәм чаралары

9 май көнне илебезнең һәр төбәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм парадлары узачак. Төп чара, әлбәттә, - Мәскәүнең Кызыл мәйданында.

Андагы парад иртәнге сәгать 10да башланачак. Ул Россия тарихында иң масштаблысы булачак. Аның генераль репетициясе 7 майда узды.

Кызыл мәйданда тантаналы сафта Россия Хәрби көчләренең 15 мең солдат һәм офицеры узачак. 1300 хәрби - чит илләрдән килүчеләр. Шулай итеп, 2015 ел парадында катнашуга Хәрби һава көчләре, Коры җир гаскәрләре, Һава-десант көчләре, Хәрби диңгез флоты полклары, Сак һәм разведка аерым батальоны, Президент полкының кавалерия эскорты, Россия Хәрби көчләренең почетлы караулы, хәрби училище курсантлары лаек булган. Башка еллардан аермалы буларак, быел кадет кызлар тәрбияли торган Мәскәү пансионы укучылары да Кызыл мәйдан буйлап узачак.

"Таврида канатлары" очу осталыгы төркеме өчен дә Россия башкаласындагы парад дебют булып торачак. Аның вәкилләре, үз чиратында, Як-130 хәрби самолетларында номер күрсәтәчәк. Моннан тыш, бәйрәмнең авиациягә багышланган өлешендә 143 берәмлек катнашачак. Россиянең Хәрби һава көчләре башлыгы Кызыл мәйдан өстеннән Ту-160 самолетында очып узачак. Ул - югары технологияле бомбардировщик. Аның белән беррәттән Ту-22М3, Ту-95МС и Ту-16 кебек стратегик бомбардировщикларны, өр-яңа Су-35 истребителен, Ми-28Н, Ми-35, "Ансат-У"ны күреп булачак.

Парад дүрт өлештән торачак. Анда илебезнең хәрби көчен барлыгы 194 техника берәмлеге күрсәтәчәк. Т-34 танкы һәм СУ-100 артиллерия установкасыннан кала, тамашачылар "Армата", "Бумеранг", "Курганец-25" платформасындагы перспектив бронетехниканы күрә алачак. Җитмәсә, "Коалиция-СВ" өр-яңа үзйөрешле артиллерия установкасы, БМД-4М десант хәрби машинасы, "Ракушка" бронетранспортеры тәкъдим ителәчәк.

7-9 майда Мәскәүдәге Җиңү бәйрәменә багышланган чараларга 27 дәүләт җитәкчесе килер дип планлаштырыла. Аерым алганда, алар арасында Әрмәнстан, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Венесуэла президентлары, Германия канцлеры, Кытай халык республикасы лидеры һәм башка ил вәкилләре бар. Моннан тыш, Мәскәүгә ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, БМОның генераль сәркатибе Пан Ги Мун да киләчәк.

Мәскәү Парадына бездән кем бара?

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, республикабыздан Мәскәү парадына бер генә кеше киткән. Ул да булса - Татарстанда яшәүче бүгенге көндә исән булган бердәнбер Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алган Борис Кузнецов. Аны тормыш иптәше озатып йөриячәк. Алар Казанга 11 майда кайтачак.


Борис Кузнецовның Кызыл мәйдандагы парадта катнашуы символик мәгънәгә ия. Ник дигәндә, ул 1945 елда да Җиңү парадында катнашкан. 70 ел узгач, ул әлеге мәйданга кабат әйләнеп кайтачак.

Казанда туып үскән булачак герой сугыш вакытында элемтә бүлеге командиры буларак хезмәт куйган. Ленинград, Курск дугасындагы бәрелешләрдә, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Германия территориясендәге бәрелешләрдә, Берлин штурмында катнашкан. Дошман уты астында кабель линиясен салып, алдынгы отряд белән артиллерия батареясе арасында элемтә урнаштырган ул.

Казандагы чаралар - өч мәйданда

Казанның Ирек мәйданында үтәчәк парад репетициясе 7-8 майда уза. Ә 9 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган Җиңү парады иртәнге сәгать 10да башлана. Анда Казан хәрби гарнизоны, хәрби техника гаскәрләре катнаша.

Аңа кадәр, сәгать 9.00дә реконструкцияләнгән Җиңү паркы ачылып, мәңгелек ут, сугышта хатын-кызлар һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәлгә чәчәкләр куелачак. Бүген, 8 май көнне, репетиция кичке 6дан төнге 11гә кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле, бу вакытта Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт туктатылачак.

9 май көнне исә сәгать 12дә бәйрәм Җиңү паркында дәвам итәчәк. Монда тематик мәйданчыклар белән бергә "Җиңү фанфарасы тавышлары" дип аталган фестиваль узачак. 18.00дә "Казан-Арена" каршындагы мәйданда концерт үтәчәк. Шунда ук «Җырлый торган Казан» акциясе узачак. Бәйрәм чаралары 22.00дә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X