Мөслим-информ

9 декабрь – Коррупциягә каршы көрәш көне

"Мин ришвәт алмыйм, минем держава өчен хәтерем кала." "Белое солнце пустыни" нәфис фильмы герое Павел Верещагинның һәркемгә мәгълүм бу сүзләре бүгенге көндә дә мөһимлеген югалтмый.

Ришвәтчелек, сатып алу - синонимнарны дәвам итеп булыр иде. Хәзерге заманда ришвәтчелекненң нәрсә икәнен беркемгә дә аңлатырга кирәк түгел. Тарихка күз салыйк.

Ришвәтчелек борынгы Византиядә барлыкка килгән, дигән фикер бар. IХ гасырда ук инде ул безнең җирлеккә дә күчкән. Дәүләт башлыгы киң вәкаләтләр йөкләнгән вәкилләрен провинцияләргә җибәргән, әмма казнадан түләү бирмәгән. Вәкилләр халык сыртында яшәргә тиеш, дип саналган. Халык үзләренең язмышын хәл итәргә тиешле кешеләрне булдыра алганча сыйлаган, бүләген биргән (бу система "кормление" дип аталган). Нәтиҗәдә югарыда утыручыларда да, түбәндә яшәүчеләрдә дә вазыйфадагы затка һәртөрле мөрәҗәгать матди, кыйммәтле әйбер белән ныгытылган булырга тиеш дигән фикер туа. Бер яктан караганда, бу дөрес, чөнки чиновник нәрсәгә булса да яшәргә тиеш бит инде. Икенче яктан, бу һәркемгә мәгълүм хәлгә китерде.

Тора-бара моңа күнегәләр һәм актив рәвештә үз максатларында файдалана башлыйлар. ХV гасырда коррупциянең инде чәчәк атуы турында сөйләргә була. 1555-1556 еллардагы земский реформа вакытында "кормление"не гамәлдән чыгару турында указ чыга. Әмма, законнар ничек кенә каты булмасын, коррупция чәчәк атуын дәвам итә. Ришвәтчелек өчен камчы белән кыйнауны Явыз Иван үлем җәзасына алыштыра. Әмма ришвәт алучылар кимеми.

Коррупция үсешен тоткарлау максатында Алексей I тарафыннан Тайный приказ булдырыла. Аның составына дьяклар (борынгы Россиядә дәүләт учреждениеләренең эшен алып барычылар) һәм аларның ярдәмчеләре генә кертелә. Учреждениенең максаты бик гади була: боярларны читләтеп, контрольне үзәкләштерү. Бу боярларны халык "күчтәнәч"ләреннән мәхрүм итәргә тиеш була. Кызганычка каршы, бу приказ, аңа нигез салган патша вафатыннан соң, озак тормый ябыла.

Византия ысулы, бик үк яхшылардан булмаса да, яшь һәм ярлы Русь өчен кулай була. Ул менә инде җиде гасыр дәвамында дәүләтебезгә бик зур зыян китерүче традициягә нигез сала.

Халык аңында гасырлар дәвамында формалашкан күренешне бетерү җиңел түгел. Коррупция булуда без күпчелек үзебез гаепле. Барысы да беренче карашка гади генә күренгән әйберләрдән башлана. Мәсәлән, яраткан тәрбиячегә, уңышлы операция өчен табибка бүләк бирү, юл хәрәкәте инспекторына күпмедер суммада акча тәкъдим итү... Исемлекне бик озак дәвам итеп булыр иде.

Бүгенге хәл нинди соң? Коррупция күренешләре белән көрәшү максатында дәүләт нәрсә эшли? Законнар, төрле актлар кабул ителә, норматив база булдырыла. "Коррупциягә каршы көрәш турында"гы 273-ФЗ санлы федераль закон (25 декабрь 2008 ел) - төп документ. Дәүләт һәм җитәкче вазыйфаларга урнашуга квалификация таләпләре куела, аерым категория хезмәткәрләр өчен чикләүләр билгеләнә, махсус комиссияләр булдырыла, иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә зур әһәмият бирелә, законнар үтәлешен җәмәгатьчелек һәм парламент контролендә тоту өчен шартлар тудырыла. Бизнесны коррупциядән һәм административ басымнан яклау максатында эш алып барыла, дәүләт сатып алулары һ. б. өлкәләргә кагылган законнар камилләшә.

Чынлыкта исә ришвәтчелек белән көрәш формализмга кайтып кала һәм Дон Кихотның җил тегермәннәре белән көрәшүен хәтерләтә. "Көрәш" буенча отчет бирү кирәк, шуңа күрә пычак астына беренче чиратта вак белгечләр эләгә. Бу - шул ук дәүләт хезмәткәрләре һәм җитәкчеләр ел саен тапшырырга тиешле керемнәр турындагы декларацияләр. Хезмәт хакы картаңда ничә тиен ятканын яисә балалар бакчасы өчен субсидияңне күрсәтмәсәң, Аллам сакласын! Сатып алулар турындагы закон да шулай ук камил түгел. Аннан беренче чиратта торгларда катнашмыйча, эшчәнлекләре өчен иң кирәкле әйберләрне дә сатып ала алмаган вак оешмалар зыян күрә.

Бик күптәнге проблема монда да көн кадагында: нәрсә эшләргә? Минемчә, иң элек ришвәтчелек өчен җәзаны катгыйландырырга: миллион алдың - дүртне кайтар, шуңа өстәп, җитәкче вазыйфаларда, дәүләт органнарында эшләү мөмкинлегеннән, бүләкләрдән, исем-казанышлардан мәхрүм итү, кимендә биш елга кадәр рәшәткә артына утырту кирәк. Икенчедән, дәүләт һәм җәмәгатьчелек контролен көчәйтү сорала. Өченчедән, минемчә, ришвәттән баш тарткан яисә ришвәтчене тоткан кешегә ришвәт суммасының билгеле бер күләме рәвешендә бүләк, стимул булырга тиеш. Шулай ук коррупция белән көрәш тәҗрибәсен өйрәнү мөһим. Монда Сингапурны мисалга китерергә мөмкин. Дүрт дистә ел эчендә ул артка калган илдән зур үсеш алган дөньякүләм державага әйләнгән. Иң мөһиме: халыкның аңын үзгәртү, җәмгыятьтә коррупциягә түзеп тора алмаслык караш булдыру. Бу һәрберебездән тора!

Гөлнара Хатбуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: