Реклама
Ни кызганыч, ямьле җәй айлары балалар катнашындагы күңелсез вакыйгаларга бай була. Бу бигрәк тә укучыларның җәйге каникулда булулары белән бәйле. 16 июнь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә Актаныш-Мөслим-Кирово юлының 4 километрында 40 яшьлек "Лада Ларгус" машинасы шоферы 8 яшьлек җәяүленең өстенә менә.
Кайбер мәгълүматлар буенча, машина йөртүче рөхсәт ителгән тизлекне арттырган булса, 8 яшьлек малай тиеш түгел урында юлны аркылы чыккан. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән бала вакыйга урынында ук вафат булган. Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе, беренче чиратта, ата-аналарны балаларына карата игътибарлы булырга чакыра. Җәяүлеләр өчен махсус ясалган пешеходлардан тыш башка урыннарда юлны аркылу кисү күп очракта гадәттән тыш хәл белән төгәлләнә. Балалар һәм аларның ата-аналары бу хакыйкәтьне истән чыгармасын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз