Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

7-8 сентябрь көннәрендә Мөслимебездә “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелде

Район мәдәният йортында кунаклар тарихи мизгелләрдә катнаштылар. Биредә "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Мөслимлеләр" музеен ачып, кызыл тасманы кискәч кунаклар залга үттеләр. Залда Татар сәнгатендә һәм мәдәниятендә үз өлешен керткән якташларыбызга багышланган бүлекләр урнаштырылган. Һәр бүлекне дә, шәхесләребез хакындагы материалларны һәркем кызыксыну һәм соклану хисләре белән карадылар. Шул ук көнне мәдәният...

Район мәдәният йортында кунаклар тарихи мизгелләрдә катнаштылар. Биредә "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Мөслимлеләр" музеен ачып, кызыл тасманы кискәч кунаклар залга үттеләр. Залда Татар сәнгатендә һәм мәдәниятендә үз өлешен керткән якташларыбызга багышланган бүлекләр урнаштырылган. Һәр бүлекне дә, шәхесләребез хакындагы материалларны һәркем кызыксыну һәм соклану хисләре белән карадылар.

Шул ук көнне мәдәният йортында Татарстан Республикасы язучылар берлеге идарәсе һәм берлек әгъзалары, район җәмәгатьчелеге катнашында "Яшьләр - киләчәгебез! Киләчәкне мәдәниятле, әхлаклы итү проблемалары, чишелеш юллары" темасына түгәрәк өстәл узды.

Кич белән районыбыз кунаклары район мәдәният йортында якташларыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюповны һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповны искә алу кичәсендә катнаштылар. Харрас Әюповка багышланган китапны тәкъдир итү дә биредә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев