Мөслим-информ

6 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

6 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. "Татар-информ"нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 1871 елда Каюм Насыйриның беренче календаре дөнья күрә. 6 гыйнварда Чистайга эвакуацияләнгән 2 нче Мәскәү сәгать заводы нигезендә төзелгән «Восток» Чистай сәгать заводына 75 ел (1942), 1965 нче елдан хәзерге исемдә, 1993 елдан...

6 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. "Татар-информ"нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 1871 елда Каюм Насыйриның беренче календаре дөнья күрә. 6 гыйнварда Чистайга эвакуацияләнгән 2 нче Мәскәү сәгать заводы нигезендә төзелгән «Восток» Чистай сәгать заводына 75 ел (1942), 1965 нче елдан хәзерге исемдә, 1993 елдан - Акционерлык Җәмгыяте. Төп продукциясе: «Восток» механик кул сәгатьләре, будильниклар, автомобиль һәм судно сәгатьләре, салкын һәм кайнар су, электр, газ күләмен үлчәү приборлары һәм вакытны билгеләү белән бәйле башка төрле сәнәгать приборлары. Россиядә: 1813 елда Александр I Ватан сугышы бетү турында манифестка кул куя. 1937 елда икенче Бөтенсоюз халык санын исәпкә алу була. Ләкин беренчел нәтиҗәләрне алуга ук, ул хакимият тарафыннан "зарарлы" дип табыла. Бу эштә катнашкан барлык хезмәткәрләр репрессияләнә. Архивларда сакланган мәгълүмат матбугатта бары 1990 елда гына бастырыла. 1989 елда СССРда 1930-1950 елларда Сталин репрессияләренә дучар булган гражданнарның масакүләм аклануы турында игълан ителә. Дөньяда: 1939 елда Берлинда галимнәр Отто Ганн һәм Фриц Штрассман нейтроннар йогынтысы нәтиҗәсендә уран төшенең бүленүе турында хәбәр итә. Бу вакыйга атом-төш энергиясен куллана башлауга беренче адым була. 1992 елда Таулы Карабах үзенең бәйсезлеге турында игълан итә. Бу вакыйга ике ел дәвам иткән Әрманстан һәм Әзербәйҗан арасындагы сугышка сәбәпче була. Туган көннәр: Галиәсгар Камал - татар драматургы, язучы. Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында (искечә - 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән беренче драмасын яза. Күп тә үтми, «Өч бәдбәхет» исемелесе языла. Алар Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы (төрек язучысы Намык Кәмал әсәре) белән 1900 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Галиәсгар Камал 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр аның җитәкчесе була. Галиәсгар Камал «Казан мөхбире», «Азат», «Азат халык» газеталары, «Яшен» сатирик журналы белән хезмәттәшлек итә. 1929 елда ул «Хафизаләм иркәм» исемле комедиясен яза. «Күзсез мастерлар», «Өч тормыш» кебек пьесалары һәм шигъри әсәрләре дөньяга чыга. Галиәсгар Камал Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ул 1933 елның 16 июнендә вафат була. Хөсәен Ямашев - революционер, публицист. Ямашев Хөсәен Минһаҗетдин улы 1882 елның 5 гыйнварында Казанда хәлле гаиләдә дөньяга килә. 1903 елның гыйнварында РСДРП(б) партиясенә керә һәм аның Казандагы татар бүлекчәсен җитәкли. Ул татарча сәяси эчтәлекле өндәмәләр, брошюралар («Үрмәкүч һәм чебен», «Беренче адым» һ.б.) яза, аларны тәрҗемә итә. Укытучылар мәктәбе, Алафузов заводында социал-демократик түгәрәкләр оештыра. 1907 елда татарча беренче революцион рәсми "Урал" газетасын нәшер итә (рәсми мөхәррире хатыны Хәдичә Ямашева). Ул1912 елның мартында 30 яшьтә вафат була. Мирсәй Әмир - татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров 1907 елның 6 гыйнварында Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. 1926 елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басыла. 1937 елда Мирсәй Әмир Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана. Күп тә үтми, аны милләтчелектә гаеплиләр һәм кулга алалар. Ул 1939 елда, гаебе расланмыйча, суд тарафыннан акланып, иреккә чыгарыла. 1935 елда әдип «Агыйдел» дигән атаклы әсәрен яза. Җитмешенче еллларда, М.Әмир «Агыйдел» повестен пьеса итеп тә эшли, һәм шул пьеса өчен язучы 1974 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. М.Әмир - «Калку кырга кар ява» (1933), «Әниләре өйдә юкта» (1946), «Зур бүләк» (1956) кебек балалар өчен язылган китаплар, «Кысыр хәсрәт» (1954) кебек юмор-сатира җыентыклары, күпсанлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм тәрҗемә әсәрләре авторы. Аерым алганда, ул И.Тургеневның «Отцы и дети» («Аталар һәм балалар», 1949) романын, Б.Горбатовның «Непокоренные» («Буйсынмас кешеләр», 1944), Г.Гулианың «Весна в Сакене» («Сакен язы», 1950) һ.б. бик күп әсәрләр тәрҗемә итүче дә. Иҗтимагый тормыш һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен М.Әмир Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була (1945). Мирсәй Әмир 1980 елның 1 июнендә Казанда вафат була. Ирек Баһманов - театр артисты. Татарстанның халык артисты (1982), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, «Тантана» премиясе лауреаты. Баһманов Ирек Вәли улы 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт авылында зур гаиләдә туа. Кырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара. Алар арасында Фәйзулла «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш, Гатбаев «Ахырзаман» Ч.Айтматов, Мишка «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин, Мөәзин «Казан сөлгесе» К.Тинчурин, Инсаф «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Искәндәр «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин, Саттар «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин һ.б. Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы", Зәки Зәйнуллинның "Арбалы хатыннар", У. Шекспирның "Ричард III" спектаклендә күрә иде. Ирек Баһманов 2015 елның 23 ноябрендә вафат булды. Рәшит Мостафин - музыкант (баянчы), дирижер, композитор, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры җитәкчесе. Татарстан АССР халык артисты (1986). Рәшит Шәкүр улы Мостафин 1946 елның 6 гыйнварында Казанда туа. 1964 елдан баянчы. 1972 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда оркестр җитәкчесе, баш дирижёр. Оркестр җитәкчесе сыйфатында ансамбль белән дөньяның 30 илендә (АКШ, Төркия, Франция һ.б.) чыгышлар ясый. Бөтендөнья Конфолан фестиваленың (Франция) йомгаклау тантанасында Татарстан, Коста-Рика, Мексика, Испания, Франция оркестрларыннан торган бердәм оркестр белән җитәкчелек итә. 40 тан артык композиция буенча әсәре басылган. Аранжировкалау остасы. Күп санлы җырларның көй авторы. Татар көйләрен, башка халыкларның (мари, башкорт, чуаш, үзбәк, каракалпак, кыргыз һ.б.) музыкасын әлеге милләтнең үз уен коралында башкарырга сәләтле оркестр барлыкка китерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: