Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш...

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел. Төрле чыганакларда мәгълүматлар төрлечә китерелә: берничә йөз меңнәр белән, хәтта берничә миллион белән дә исәпләнә тапталган гомерләр саны.

Әлеге каһәрле еллар ерагайган саен үзләренең якыннарының язмышы белән кызыксынучылар арта гына кебек. Мин үзем дә,әткәемнең әтисе Шәмсемөхәммәтов Нургали бабам турында мәгълүматлар эзләп, интернет челтәрендә шактый "актарындым". Һәм әткәйнең вафатына бер ел чамасы кала шундый мәгълүматка тап булдым: "Шамсимухаметов Нургалей. Родилсяв 1896 г., Муслюмовский р-н, с.Уразметьево; татарин; колхозник. Проживал: Муслюмовский р-н, с.Уразметьево.
Арестован 5 августа 1937 г.
Приговорен: тройкой НКВД ТАССР 29 октября 1937 г., обв.: 58-10. ("провокационные слухи о войне, повстанческие высказывания").
Приговор: 10 лет ИТЛ. Реабилитирован 18 августа 1989 г.

Источник: Книга памяти Республики Татарстан".

Шушы язуны (анда бабыкайның башка туганнары да исемләнгән иде) әткәйгә алып кайтып биргәч, аның сөенгәнен күрсәгез. Урамда өйдән өйгә диярлек кереп, шуны күрсәтеп йөргән. Бабыкайны кулга алганда әткәйгә - 9, ике сеңлесенә 6 һәм 3 яшь, төпчек сеңлесе нибары 7 айлык кына була. Нургали бабайны тимерче ярдәмчесе булып эшләгән җиреннән алачыктан алып китәләр. Шулай да төнге сәгать 2дә, саубуллашырга дип, өенәкертеп чыгаралар. Әбекәй, дүрт баласын кочаклап, кара мунчада яшәп кала. Бибиәсма әбекәй (әткәйнең әнисе), Сөгьдә апаны имезергә күршеләренә калдырып, бәләкәй арба тартып Минзәләгә кадәр җәяү барган.

- Бабагызны алып киткәндә барыбыз да өстә бер кат күлмәк белән калдык. Балаларга икешәр кат күлмәк-ыштан кидергән идем, аларын да салдырып алдылар. Тегү машинамны соңыннан авылдагы коммунист Гыйлмеҗиһанда күрдем, чылбырлы алтын сәгатен Хәсән Солтанов тагып йөрде, - дип сөйли иде әбекәй.

"Халык дошманы" дигән ярлык тагылган Нургали бабам шул китүдән 5 елКомсомольск шәһәрен төзешә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ил азатлыгын сакларга бик тә кирәк булып чыга - 1943 нче елның 15 апрелендә бер аягы чатан хәлдә авылга кайтарып җибәрәләр аны. 17 көн генә өендә - якыннары янында яшәгәннән соң, фронтка китә һәм хәбәрсез югала.Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның исемнәре кергән "Хәтер" китабында бабыкай турында түбәндәге кыска гына мәгълүмат китерелгән:

Шәмсемөхәммәтов (Мөхәммәтов) Нургали, 1894. 1942 нче елның 17 августынды Мөслим РХК мобилизацияләнә, кызыл армияче. 1943 елның гыйнварында хәбәрсез югала.

Узган ел, туган авылым Үрәзмәт тарихын барлау юнәлешендә эш башлаганнан соң, сәяси репрессиягә һәп раскулачиваниегә эләккән авылдашларның исемлеген булдыру уе белән кабат эзләнергә туры килде. Баксаң, республикада 2010 елда ук "Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабы" нәшер ителгән икән.Әлеге китаптагы белешмәләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Мәгълүматлар үзәгенең реабилитацияләү бүлеге туплаган архив материаллары һәм әлеге министрлык архивларында сакланган шәхси карточкалар нигезендә бирелгән. Китапның 24 нче томындаМөслим районы буенча 277белешмә бар. Алардагаилә башлыгының фамилиясе, исеме, атасының исеме; туган елы; туган урыны; репрессияләнү вакытында яшәү урыны; милләте; шөгыле; гаиләсе: гаилә әгъзаларының исемнәре һәм туган еллары; гаепләү органы; репрессияләү вакыты; репрессиянең төре; реабилитацияләү вакыты күрсәтелгән. Китапта мин 6 авылдашым турында гына мәгълүмат таптым.

Эзләнүләремне дәвам итеп, интернет челтәренә мөрәҗәгать иттем. Татарстан Республикасы сәясирепрессиякорбаннарыяки Книга памятижертвполитическихрепрессийРеспубликиТатарстансылтамасы белән керсәң, үзеңнең якыннарың турында мәгълүмат алырга була. Анда 1917 елдан башлап кулга алынучылар турында "Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннары Хәтер китабы" өчен тупланган биографик белешмәләрнең электрон версиясе китерелгән. Материаллар алфавит тәртибе буенча урнаштырылган. Авылдашларны интернет челтәрендәге әлеге исемлек буенча эзләргә керешкән идем дә, "А", "Б", "В", "Г", "Д", "Е" хәрефләрләренә башланган фамилияләр генә урнаштырылган булып чыкты.Жертвы политического террора в СССР дип эзләткән идем, андагы мәгълүматлар базасы күпкә тулырак икән. Репрессия корбаннары исемлегенең очы-кырые юк. Шактый вакыт исемлекне барлаганнан соң, Үрәзмәт авылының төрле еллардакулга алынган 27 кешесен таба алдым. Әле бу соңгы сан түгел. Чөнки мәгълүматлар базасы тулыландырып торыла.

Райондашыбыз Флүр Баһмановның Елгабаш авылы тарихына багышланган "Елга башы" дип исемләнгән китабында да үзебезнең нәселгә кагылышлы мәгълүматка юлыктым мин. Монысы - Нургали бабамның әтисе Шәмсемөхәммәт Бикмөхәммәтовка кагылышлы. Әткәй дә, башка туганнары да аның язмышы турында төгәл генә белмиләр иде. Ф. БаһмановТатарстан Республикасы милли архивында материаллар белән танышканда түбәндәге мәгълүматка тап була:

"1930 ел башында Үрәзмәт авылында 5 хуҗалык кешеләрен авылданкуалар. Аларныңберсенең 50 сумторганкечкенәикейорты, 1 аты, 1 танасыһәм 2 сыерыбула. ШәмсемөхәммәтБикмөхәммәтов (әткәебезФоатНургалиевнеңәтисенеңәтисе - Ә.Н), Муса Исхаков, Зәки Арсланов, ХәмәтШәйдуллинһәмМорзахановфамилиялекешеләрбулаларалар. Соңгысы - өченче группа гражданнарсугышы инвалиды. Шәйдуллинныңгаепләнүчеләрисемлегенәкертелүенеңсәбәбебулып, ачлыкелдаашханәмөдиребулыпэшләвекүрсәтелә". (ФлүрБаһманов. "Елгабашы". - Алабуга, 2009. - 121 бит.)

Россия Федерациясенең "Сәяси репрессияләр корбаннарын реабилитацияләү турында"гы 1991 нче ел 18 октябрь законы нигезендә репрессиягә дучар ителгән гражданнарның архивтагы "җинаять эшләре" карап тикшерелгәннән соң, аларның күбесе акланды яисә сәяси репрессияләрдән зыян күргән, дип танылды. Бу язмам бабамнар рухына дога булып ирешсен.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X