Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 кышкы спартакиада ярышының нәтиҗәләре

26 кышкы спартакиада кысаларында 6-7 февраль көннәрендә баскетбол һәм биатлон буенча ярышлар узды. Оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 кышкы спартакиада кысаларында узган атнада баскетбол һәм биатлон буенча ярышлар узды. Баскетбол уенында 1 урынны лицей һәм Мөслим урта мәктәбенең җыелма командасы яулады. 2 урында район Советы һәм Башкарма комитеты командасы, 3 урында...

26 кышкы спартакиада кысаларында 6-7 февраль көннәрендә баскетбол һәм биатлон буенча ярышлар узды.

Оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 кышкы спартакиада кысаларында узган атнада баскетбол һәм биатлон буенча ярышлар узды.

Баскетбол уенында 1 урынны лицей һәм Мөслим урта мәктәбенең җыелма командасы яулады. 2 урында район Советы һәм Башкарма комитеты командасы, 3 урында гимназия белән "Нептун" йөзү бассейнының җыелма командасы. Биатлон буенча ярышларда район Советы һәм Башкарма комитеты командасы 1 урынга лаек булды. Икенче урында лицей һәм Мөслим урта мәктәбенең җыелма командасы, 3 урынны гимназия белән "Нептун" йөзү бассейны җыелма командасы алды.

Спартакиаданың гомуми нәтиҗәләренә килсәк, уен дәвамында лидерлыкны саклап барган район Советы һәм Башкарма комитеты командасы әлегә 1 урында бара. 2 урында лицей һәм Мөслим урта мәктәбенең җыелма командасы. Гимназия һәм "Нептун" йөзү бассейны җыелма командасы әлегә 3 урында бара.

Җиңүче командаларны чын күңелдән тәбриклибез! Чыннан да мөслимлеләр спорт сөючән халык икәннәрен тагын бер тапкыр дәлилләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев