Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елның 1 декабрендә 2019 ел өчен милек салымнарын түләү срогы чыга

2020 елның 2 декабреннән башлап, бурыч көн саен пенялар исәпләү хисабына үсәчәк

Фатир, йорт, төзелеп бетмәгән йортлар, җир участоклары һәм транспорт чаралары булган гражданнар милек салымнарын түләргә тиеш.
Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланучыларга салым уведомлениеләре электрон формада сервис аша йөкләнгән. Сервиска тоташтырылмаган салым түләүчеләргә салым белдерүләре почта аша җибәрелгән.
Милек салымнарын өйдән чыкмыйча гына, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы, «Личный кабинет налогоплательщика физического лица» һәм «Уплата налогов и пошлин физических лиц» электрон сервислары ярдәмендә түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәтенең партнер-банкларының берсе онлайн-сервисыннан файдалану да җитә. Моннан тыш, салым түләү кәгазендә күрсәтелгән QR - яки штрих-код буенча, банкта, УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) күрсәтелгән, җирле администрация кассаларында, почта аша яки КФҮнең вәкаләтле вәкилендә түләргә мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәсә, киләсе көннән, ягъни 2020 елның 2 декабреннән башлап, бурыч көн саен пенялар исәпләү хисабына үсәчәк, дип искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев