Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу елны Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объектын ремонтланачак

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада 2 объект төзекләндереләчәк. 

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.

2019 елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X