Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда миллионнан артык Россия гражданнары ана капиталы алачак

Үз чыгышында Голикова 2020 елда, ана капиталыннан тыш, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны тоту өчен 2,4 млн.га якын россияле пособие рәсмиләштерә алачак.

Россиядә яшәүче 558 меңнән артык кеше 2020 елда беренче балага, тагын 551 мең кешегә икенче балага ана капиталын ала алачак. «Демография» илкүләм проекты кысаларында Ана капиталын түләүгә барлыгы 122 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.

РФ вице-премьеры аныклап узганча, 2020 елда ана капиталы түләүгә барлыгы 122,4 млрд.сум юнәлдереләчәк, бу сумма якындагы елларда үсәчәк һәм 300 млрд. сум дәрәҗәсендә стабильләшәчәк.
Үз чыгышында Голикова 2020 елда, ана капиталыннан тыш, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны тоту өчен 2,4 млн.га якын россияле пособие рәсмиләштерә алачак, дип билгеләп үтте. Бу максатларга бюджетның гомуми чыгымнары 159 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X