Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

170 меңнән артык татарстанлы «Россия чаңгы юллары» һәм "Татарстан чаңгы юлы" нда катнашты

Казанда «Россия чаңгы юллары – 2020» ярышларының төп старты Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында уздырылды.

8 февральдә Казанда һәм Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә "Россия чаңгы юллары — 2020" XXXVIII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары һәм "Татарстан чаңгы юллары — 2020" республика массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Ярышлар «Спорт — тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узды. Татарстанда массакүләм стартка 173 300 кеше чыкты.
Казанда «Россия чаңгы юллары — 2020» ярышларының төп старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында уздырылды. 
Чаңгы спортын яратучылардан тыш, Казанда профессионаллар-спортчылар, спорт ветераннары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре — барлыгы 21,5 меңнән артык кеше ярышты.
Казанда йөгерешләр кысаларында спортчылар йөз метрлы дистанциядә ярыша алдылар, җиңүчеләр призлар алдылар.
Республика районнарында шулай ук «Татарстан чаңгы юллары»массакүләм стартлары узды. Ярышлар шул исәптән соңгы елларда файдалануга тапшырылган 35 яңа модульле чаңгы базасында да узды.
"Россия чаңгы юллары"  "Спорт — тормыш нормасы"федераль проекты кысаларында "Демография " илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев