Мөслим-информ

12 июнь - Россия көне

Хөрмәтле мөслимлеләр! 12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләнеп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле. Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Россияне...

Хөрмәтле мөслимлеләр! 12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләнеп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле. Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Россияне үзенең уртак йорты дип санаучы халыкларның күптөрлелеге, милли мәдәниятләр гармониясе һәм үзара уңайлы йогынтысы, тарихи традицияләргә тугрылык, гаҗәеп бай рухи һәм интеллектуаль куәт, җаваплылыкны үзеңә алган килеш, ирекле фикерләү һәм иҗат итү сәләте - алга таба тотрыклы һәм тайпылышсыз баруның чын нигезе. Татарстан Республикасы Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә ныклы рәвештә үсеш юлыннан бара. Безнең казанышлар - рухи бергәлек хисләре һәм Ватан язмышы өчен тарихи җаваплылык тою, аны тагын да заманчарак һәм куәтлерәк итәргә омтылу хисе белән берләшкән миллионлаган татарстанлының фидакарь һәм тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Кадерле райондашлар! Барыгызга да тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле киләчәк телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: