Мөслим-информ

03 хәбәр итә

Район хастахәнәсенә дәвалануга биш райондашыбыз салынган.

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 55 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 22се – йөрәк-кан тамырлары авыруы, бишесе – көнкүрештәге тән җәрәһәте (куллары таю, бәрелү,киселү, егылу) белән. Ике кеше талпан кадалып килгән булса, кискен респиратор авыруы белән ике кеше мөрәҗәгать иткән. Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә аппендицит белән бер бала һәм юл-транспорт һәлакәтеннән соң бер-ир-ат озатылган. Район хастахәнәсенә дәвалануга биш райондашыбыз салынган.

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: