Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 2 җинаять эше кузгатылды

Метрәй авылы янындагы үләт базы территориясеннән профнастил урлаганнар.

12-18 февраль көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 26 хәбәр керде, 2 җинаять эше кузгатылды. Аның берсе РФ ҖКның 158 маддәсе 1 бүлеге буенча: Метрәй авылы янындагы үләт базы территориясеннән профнастил урлаганнар. Каракларның кем булуы билгесез. Тикшерү эше бара. Әлеге угрылык очрагы буенча берәр мәгълүмат белсәгез, 2-42-02 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз. 
Икенче җинаять эше РФ ҖКның 322 маддәсе 3 бүлеге буенча чит ил гражданының законсыз теркәлү үтүе буенча кузгатылды. Әлеге кешенең күрсәтелгән адрес буенча яшәмәве ачыкланган, тикшерү эше бара. 
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, РФ территориясенә керү законнарын бозган, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, гражданнарның тынычлыгын бозган, законсыз төстә алкоголь продукциясен саткан, штрафларын вакытында түләмәгән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 75 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Узган атнада механик характердагы 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 60 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Атна дәвамында дүрт кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X