Мослим

Йөзү ихтыяр көчен ныгыта

Районның “Нептун” бассейны унөч ел эшләү дәверендә даннары республикакүләм танылган бик күп йөзүчеләр тәрбияләде.

 

Районның “Нептун” бассейны унөч ел эшләү дәверендә даннары республикакүләм танылган бик күп йөзүчеләр тәрбияләде. Эльвина Мирзасалихова, Ләйлә һәм Ләлә Шәйхетдиновалар, Анастасия Выборнова, Язилә Латыйпова, Булат Фәхруллин, Ринас Харитонов республикакүләм бәйгеләрдә күп мәртәбәләр призлы урыннар яулады.

– Бассейнда йөзү дүрт тренер эшли. Минем белән бергә Заһир Галиев, Алмаз Латыйпов, Фәрхәд Хәбибуллин балаларны йөзәргә өйрәтә, ярышларга әзерли. Бер кеше дә йөзә белеп тумый. Узган ел җыйган кызлар төркемендә бер генә бала да йөзә белми иде. Бик тиз өйрәнделәр, өметле йөзүчеләр булырга ошаган, – ди Алмаз Дәүләтшин.

Алмаз Дәүләтшин бассейнны ун ел җитәкли. Бүген биредә 72 бала шөгыльләнә. Узган ел Минзәләдәге “Юбилейный” бассейнында үткән республика беренчелегендә аның укучысы Булат Фәхруллин өч дистанциядә призлы урыннар яулаган.

– 50 һәм 100 метрлы дистанциядә брасс белән йөзүдә – беренче, 400 метр арага комплекслы йөзүдә икенче урынны яуладым. Җиде яшьтән бирле йөрим йөзү түгәрәгенә. Сигез ел дәвамында Алмаз абый безгә спортның бу төрен бөтен нечкәлекләре белән ачты, йөзү техникасына өйрәтте. Уңышларым өчен беренче чиратта аңа рәхмәтлемен, – ди гимназиянең 9 классында укучы Булат.

– Кайбер әти-әниләр балам спорт белән артык күп шөгыльләнә, укуын калдыра дип борчыла. Мин бу фикер белән килешеп бетмим. Спорт ул, киресенчә, дисциплинаны ныгыта, ихтыяр көчен арттыра. Шәкертләребезнең күбесе мәктәптә “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә укый, – Алмаз Дәүләтшин.

Спортка мәхәббәтне иң беренче чиратта әти-әни тәрбияли дигән фикердә ул. Балаларын бассейнга даими йөртергә генә кирәк. Күнегүләрне калдырмаган балалар иптәшләреннән дә калышмый, көткән нәтиҗәләрне дә бирә. Түгәрәкләргә атна дәвамында көн саен сәгать ярым вакыт бирелә.

“Нептун” бассейнында быел алты тапкыр районара ярышлар узган. “Нептун” кубогына узган бәйге дә елдан-ел популярлаша бара. Узган ел бассейнда капиталь ремонт үткәрелеп, бинага керү өлеше эшләнгән, фасад ремонты ясалган, ишек-тәрәзәләр алыштырылган. Бассейндагы су махсу фильтрлар ярдәмендә реагентлар белән даими чистартып торыла. Санэпидемстанция хезмәткәрләре ике атнага бер тапкыр су пробасын тикшерүгә Яр Чаллы эпидимиология үзәгенә җибәреп тора икән.

 

Йөзү сәламәтлекне ныгыта, ябыктыра, стресстан котылырга ярдәм итә. Умыртка сөяге авырулары белән җәфаланучылар өчен бассейнның файдасы аеруча зур. Суда кешенең гәүдәсе матурлана. Су артык калорияләрне “яндыра”. Чөнки йөзгәндә, мускуллардан тыш, барлык буыннарга, йөрәк-кан тамырлары системасына, хәтта сөякләргә да йөкләнеш килә. Кан тамырлары һәм нерв системасы өчен дә йөзү файдага гына. Өстәвенә су организмны кислородка баета.

Лилия Шәймиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: