Мослим

Туган якка кайттым әле

Кичә Олы Чакмак авылының сабантуй мәйданында Алинә һәм Азат Кәримовлар инициативасы белән оештырылган “Туган авылым” программасы белән кичке сабантуй булды.

Кичә Олы Чакмак авылының сабантуй мәйданында Алинә һәм Азат Кәримовлар инициативасы белән оештырылган “Туган авылым” программасы белән кичке сабантуй булды. Әлеге чарада якташларыбыз– Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов, Айгөл Гардисламова һәм “Алабуга егетләре” ансамбле, шулай ук авыл яшьләре күмәк номерлар белән катнашты. Концерт барышында Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин, халык язучысы Фоат Садриев һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов чыгыш ясады.

Концерт номерлары  уеннар белән бергә үрелеп барды, анда чакмаклылар һәм район халкы рәхәтләнеп ял итте. Якташыбыз - Олы Чакмак авылы егете Азат Кәримов Сабантуй мәйданына җыелган тамашачыларны иҗаты белән таныштырды, туган авылын, туган нигезен сагынып яшәвен белдерде. Җырчыларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан зур алкышларга күмелде, яратып кабул ителде. Бу программа Алинә һәм Азат Кәримовлар тарафыннан авыл халкына бүләк итеп эшләнде. Кичке Сабантуйга ноктаны “Чакмагым” җыры куйды, бу җырны мәйданга җыелган барлык чакмаклылар күтәреп алды. Тамашачылар һәр чыгышны сокланып карадылар, артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Якташларыбыз “Туган авылым”  программасы белән Актаныш районының Качкын авылында да чыгыш ясадылар. Бүген Алинәнең туган авылы Сарман районы Сарайлы авылы халкы әлеге концертны караячак.

Фотосы: Азат Каримовның "Вконтакте"дагы официаль страницасыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: